САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

2530 санлы сайлау участогына да халык иртәдән актив килә

- Якшәмбегә калдырмаска булдым. Өч көн сайларга мөмкин булуы бик уңайлы. Киләчәгебез өчен минем тавыш та мөһимдер, дип исәплим. Аллага шөкер, вакытында пенсияләрне бирәләр, тамак тук, өс бөтен, дөньялар тыныч булсын. – диде Мосаллия апа Вәлиева.

 Ә 1991 елгы Нәфис Шәфигуллин сайлауларга иң беренче булып килгән.- Безнең 2530 санлы Сарман сайлау участогына 1372 сайлаучы беркетелгән. Шуларның 212се өйләренә килеп сайлатуны үтенеп мөрәҗәгать итте. Алар арасында күбрәк өлкәннәр, бераз авырып торучылар бар. Сәгать уннан соң күчмә урна белән шулар янына барабыз, - диде комиссия секретаре Эльмира Мусина.

Участокка кергәндә, барлык санитар-эпидемиолоигк таләпләр дә үтәлә: тән температурасын үлчәп, кулларга дезинфекция үткәреп кенә кертәләр. Сак посты да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев