САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зәйдә "Ел хатын-кызы"н ачыкладылар. Анда безнең райондашлар да катнашты

8 февраль көнне Зәй шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона туры уздырылды.

Анда сигез районнан конкурсантлар катнаштылар. Әлеге бәйге хатын-кызларның республиканың иҗтимагый-икътисади үсешенә, мәдәниятенә, рухиятына, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә кыйммәтләрен саклауга керткән өлешен ачыклау, аларны җәмгыятькә тәкъдим итү максатыннан, ел саен уздырыла. Район этабында җиңүчеләр аның данын зона, республика турларында яклыйлар. Биредә үткән турда да безнекеләр сынатмадылар, үз осталыкларын күрсәтеп, лаеклы урыннар алдылар. “Хатын-кыз - Ана” номинациясендә Җәлил бистәсендә яшәүче - лачындай биш егет, спортчылар тәрбияләүче Гөлшат Бәхтигәрәева җиңү яулады. “Өченче яшь” номинациясендә Җәлил бистәсе ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева җиңүче булды. Җәлил гимназиясе директоры Гөлнара Булатова “Хатын-кыз - лидер” исеменә лаек булды. Райондашларыбыз Ильмира Салихова, Гөлзирә Гыйльметдинова, Венера Хөсәенова да бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, лауреат исемен алдылар. Барлык җиңүчеләргә, катнашучыларга дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды. Без уңган, булган, эшлекле хатын-кызларыбызны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңышлы эшләр, рух ныклыгы телибез.

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев