САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур юлларга дәшә кыңгырау

Мәктәпләрдә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Ул аларны тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән балачак елларыннан уратты, тылсымлы да, серле дә олы дөньяга дәште. Район мәктәпләрен быел - 251, ә 9 нчы классны 329 бала тәмамлады. Алда - бердәм дәүләт имтиханнары һәм аттестацияләре. Озакламый бу егет һәм кызлар...

Мәктәпләрдә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Ул аларны тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән балачак елларыннан уратты, тылсымлы да, серле дә олы дөньяга дәште. Район мәктәпләрен быел - 251, ә 9 нчы классны 329 бала тәмамлады. Алда - бердәм дәүләт имтиханнары һәм аттестацияләре. Озакламый бу егет һәм кызлар кулларына өлгергәнлек аттестатлары алырлар һәм зур тормыш юлына аяк басарлар. Аларга имтиханнарда уңышлар гына юлдаш булсын, һәркайсы кулына аттестат алып, үзе теләгән уку йортына керсен, җәмгыятьтә лаеклы урынын тапсын иде.
Бу рәсем - Сарман гимназиясендә үткәрелгән бәйрәм тантанасыннан. Чыгарылыш класс укучыларын гимназия директоры Л.Газимова, мәгълүмати-методик үзәк баш белгече Г.Шәйхразыева, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Р.Харисов, РОСТО (ДОСААФ)ның район оешмасы советы рәисе Ф.Ганеев, әти-әниләр исеменнән Р.Фәретдинова, Ш.Галиуллин тәбрикләделәр, имтиханнарны уңышлы бирүләрен, тормышта үз урыннарын табуларын, бәхетле булуларын теләделәр. Ә иңнәрдә - ак канат, күңел оча, гүя акчарлак… Укытучыларыгыз биргән ныклы белем сезгә олы терәк булсын, кайда гына яшәсәгез дә, нинди генә хезмәт башкарсагыз да, сезнең хакта туган йортыгызга, туган мәктәбегезгә куанычлы хәбәрләр генә килеп торсын, ак юллар сезгә, кадерле чыгарылыш класс укучылары!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X