САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәйдә яңартылган "Сабит" чишмәсе ачылды

Бүген Зур Нөркәй авылында яңартылган "Сабит" чишмәсен ачу тантанасы узды. Авыл халкының сөенечен уртаклашырга район башлыгы урынбасары - авылдашлары Гүзәл Гәрәева, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм башка кунаклар, читтә яшәүчеләр дә кайтканнар иде. Кызыл тасма кису хокукы Гүзәл Гәрәева, агрофирма директоры Вазыйх Гыйльметдинов, авыл җирлеге...

Бүген Зур Нөркәй авылында яңартылган "Сабит" чишмәсен ачу тантанасы узды. Авыл халкының сөенечен уртаклашырга район башлыгы урынбасары - авылдашлары Гүзәл Гәрәева, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм башка кунаклар, читтә яшәүчеләр дә кайтканнар иде. Кызыл тасма кису хокукы Гүзәл Гәрәева, агрофирма директоры Вазыйх Гыйльметдинов, авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсинга бирелде. Зур бәйрәмгә әверелгән тантанада чишмәдә каз юу, кер чайкау, солдат егетне каршылау күренешләре дә булды. Җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәмне оештыруда мәдәният йорты хезмәткәрләре Әлфия Шәрәфетдинова, Илһамия Кутусова зур көч куйганнар. Соңыннан биюләр дәвам итте, тантанада катнашучылар кайнар коймак белән сыйландылар.

Тулырак язма газетабызның 9 ноябрь санында чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев