Зур Нөркәйдә төрле чаралар еш үткәрелә

14 февральдә авыл мәдәният йортында Гашыйклар көнен билгеләп үттеләр. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына быел 27 ел булды. Шушы уңайдан Зур Нөркәй мәдәният йортында батыр авылдаш, "Кызыл йолдыз" ордены кавалеры Рамил Әбделминовның якты истәлегенә бильярд ярышлары үткәрелде. Сәнгать җитәкчесе Әлфия Шәрәфетдинова аның кыскача сугышчан биографиясе белән таныштырды. Рамилнең апасы Миләүшә Әшрафуллина...

14 февральдә авыл мәдәният йортында Гашыйклар көнен билгеләп үттеләр.

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына быел 27 ел булды. Шушы уңайдан Зур Нөркәй мәдәният йортында батыр авылдаш, "Кызыл йолдыз" ордены кавалеры Рамил Әбделминовның якты истәлегенә бильярд ярышлары үткәрелде. Сәнгать җитәкчесе Әлфия Шәрәфетдинова аның кыскача сугышчан биографиясе белән таныштырды. Рамилнең апасы Миләүшә Әшрафуллина аның армиядән язган хатларын укыды. Соңыннан авыл яшьләре һәм урта буын ир-атлары арасында дүрт команда оештырылды. Уен бик җанлыклы барды, җанатарлар да үзләренең командаларына көч биреп тордылар. Беренче урынны "Нөркәй яшьләре" командасы алды. Өлкәннәр командасын тәшкил иткән "Электриклар" икенче урында булды. "Студентлар" һәм "КамАЗ" командалары өченче-дүртенче урыннарны бүлештеләр. Соңыннан Миләүшәнең күчтәнәчләре белән чәй табыны артында Рамилне искә алу дәвам итте.

Шулай ук 15 февральдә Рамил Әбделминовның каберенә такыя салныды. Такыялар Айрат Сәлахов һәм Генар Фәрхетдинов каберләренә салынды. Чарада өлкән прапорщик Атлас Әсмандияров, җирлек башлыгы Рәшит Гайсин, "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхеразиев, мәктәп һәм мәдәният йорты коллективлары, һәлак булганнарның туганнары катнаштылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    5 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша