САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зур Нөркәйдә мәдәни семинар үтте

Зур Нөркәй мәдәният йортында " Матди булмаган мәдәни мирасны саклау һәм аның каталогын төзү" дигән темага семинар үтте. Семинарны район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ильмира Салихова алып барды. Халык йолаларына караган төрле әйтемнәр, җырулар, риваять, әкиятләр, ырымнар ышануларга багышланган семинар бик җанлыклы үтте. Мәдәният хезмәткәрләренең әлеге мәдәни мирасны саклауда, балаларыбызны...

Зур Нөркәй мәдәният йортында " Матди булмаган мәдәни мирасны саклау һәм аның каталогын төзү" дигән темага семинар үтте. Семинарны район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ильмира Салихова алып барды. Халык йолаларына караган төрле әйтемнәр, җырулар, риваять, әкиятләр, ырымнар ышануларга багышланган семинар бик җанлыклы үтте. Мәдәният хезмәткәрләренең әлеге мәдәни мирасны саклауда, балаларыбызны халкыбыз йолалары, ышанулары аша тәрбияләүдә өлеше бик зур икәнлегенә инандырды Ильмира Салихова. 6 сәгать буена түгәрәк өстәл артында барган җанлыклы сөйләшү сизелми дә үтеп китте. Тиздән үткәрелгән семинар буенча мәдәният хезмәткәрләре үзләрендә булган изге урыннар, чишмәләр, кабер ташлары, ышанулар, юраулар һәм башка төрле йолалар буенча паспорт төзерләр, һәм республикабызның матди булмаган мәдәни мирасын саклау һәм аның каталогын төзүдә зур эш башкарырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев