САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәйдә Әхсән һәм Нурсинә Шәрәфетдиновлар бакчаларын матурлыйлар

Әхсән һәм Нурсинә Шәрәфетдиновлар Зур Нөркәй авылының матур табигатьле ямьле җирендә яшиләр. Капка төбенә чыгып, уң якка күз салуга, җиләкле тау итәге күренә. Хәер, шул матурлык, гүзәллек аларның капка төпләреннән үк башлана. Гаилә башлыгы - тумышы белән шушы авылдан. Шактый еллар Яр Чаллыда яшәгәннән соң, менә 14 ел инде алар...

Әхсән һәм Нурсинә Шәрәфетдиновлар Зур Нөркәй авылының матур табигатьле ямьле җирендә яшиләр. Капка төбенә чыгып, уң якка күз салуга, җиләкле тау итәге күренә. Хәер, шул матурлык, гүзәллек аларның капка төпләреннән үк башлана. Гаилә башлыгы - тумышы белән шушы авылдан. Шактый еллар Яр Чаллыда яшәгәннән соң, менә 14 ел инде алар туган авылларына кайтып төпләнгәннәр. Бүгенге көндә икесе дә - лаеклы ялда.

- Кәҗәләр асрыйбыз, кош-корт тотабыз. Бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, балаларга, оныкларга куанып, гомер кичерәбез. Аллага шөкер, атна саен балалар кайтып тора. Оныклар җәйге каникуллар вакытында бездә кунак булалар, - дип, беравыздан, тормыштан канәгатьлекләрен белдерделәр хуҗалар.

Капка төбендәге утыргычлары ук әкият илен хәтерләтә. Ишек алларындагы ял зонасында матур чәчәкләр үсә, агачтан декорацияләр ясалган. Киләчәктә шунда ук сулык ясап, балык җибәрергә дә исәпләре бар. Аерым бер җирдә оныклар өчен комлык та көйләнгән, бассейн урнаштырылган. "Улыбыз өй алдына беседка ясап куярга ниятләп йөри әле. Бакчаны матурлау буенча тагын уйларыбыз бар", - диде Әхсән абый.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев