САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур Нөркәйдә "Әфганстан – йөрәк ярасы" дигән җыен үтте

Кичә Зур Нөркәй урта мәктәбендә "Әфганстан - йөрәк ярасы" дип исемләнгән җыен үткәрелде. Анда Әфгастан сугышында һәлак булган авылдаш Рамил Әбделминовның әнисе Люция апа, Тукай районы Иске Абдул авылыннан "Гиндукуш" иҗтимагый музеен оештыручы Айбулат Якупов, шул ук музейның җитәкчесе Резидә Якупова, Сәет авылыннан ветеран-әфганчы Әбүзәр Габдрахманов, Чураш авылыннан ветеран-әфганчы Ильяс...

Кичә Зур Нөркәй урта мәктәбендә "Әфганстан - йөрәк ярасы" дип исемләнгән җыен үткәрелде. Анда Әфгастан сугышында һәлак булган авылдаш Рамил Әбделминовның әнисе Люция апа, Тукай районы Иске Абдул авылыннан "Гиндукуш" иҗтимагый музеен оештыручы Айбулат Якупов, шул ук музейның җитәкчесе Резидә Якупова, Сәет авылыннан ветеран-әфганчы Әбүзәр Габдрахманов, Чураш авылыннан ветеран-әфганчы Ильяс Хәсәнов, Яр Чаллы шәһәреннән ветеран-әфганчы Равил Әхмәтҗанов килделәр. Җыен әфган сугышы тарихы белән башлап җибәрелде. Рамил Әбделминов турында унынчы сыйныф укучысы Азалия Шакирова сөйләде. Сүзне Люция апа дәвам итте. Ул улының соңгы хатын укыды. Ветеран- әфганчылар Люция апа алдында бер гаепләре булмаса да, үзләренең исән кайтып, аның улы һәлак булганы өчен үзләрен гаепле итеп хис итүләре турында әйттеләр. Һәр ветеран-әфганчы үз тарихын сөйләде, балаларга теләкләрен җиткерде. Җыенны йомгаклап, мәктәп директоры Ләйлә Шәйхеразиева ветеран-әфганчыларга рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу очрашу балалар күңелендә тирән эз калдырды.

Шулай ук укыгыз:

Зур Нөркәйдә төрле чаралар еш үткәрелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев