САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур Нөркәйдә алтын көзгә сәяхәт истәлекле булды

Көз! Бу елның иң матур чоры.

Көзне без кырларның һәм бакчаларның юмартлыгы, ачык көннәрдә юылган зәңгәрсу-зәңгәр күкнең, алтынсу төсләргә кергән урманнары  өчен яратабыз.   25 нче октябрь көнне Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә  традицион  бәйрәмнәренең берсе - көз бәйрәме булып узды. Һәр сыйныфтан иҗади номерлар тәкъдим ителде. Укучылар барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар.

Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

Көз бүген тулысынча үз хокукларына керде. Алда кыш, яз, җәй ... ә аннары янә көз. Алар безнең тормышта тагын күпме булачак! Яңа очрашуларга кадәр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев