САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур Нөркәй урта мәктәбендә беренче дружина җыены үтте

Зур Нөркәй урта мәктәбендә беренче дружина җыены үтте. Аңа кадәр һәрбер отряд үз командирын сайлады. Җыен Татарстан варисларының туган көненә һәм икенче сыйныф укучыларын эзтабар сафларына кабул итүгә багышланды. Мәктәп бусагасын бер ел элек атлап кергән бу балалар инде матур итеп укырга, чиста итеп язарга, мәктәптә үз-үзләрен дерес итеп тотарга...

Зур Нөркәй урта мәктәбендә беренче дружина җыены үтте. Аңа кадәр һәрбер отряд үз командирын сайлады. Җыен Татарстан варисларының туган көненә һәм икенче сыйныф укучыларын эзтабар сафларына кабул итүгә багышланды. Мәктәп бусагасын бер ел элек атлап кергән бу балалар инде матур итеп укырга, чиста итеп язарга, мәктәптә үз-үзләрен дерес итеп тотарга өйрәнделәр. Алар чын Эзтабар булырга әзер икәнлекләрен төрле уеннарда, җәзалар үтәп дәлилләделәр. Тантаналы өлештә сыйныф командирлары рапорт тапшырдылар, аннан соң педагог-оештыручы Хафизова И.Б. Татарстан варислары берлеге оешмасы турында сөйләде. Сөббух Рәфыйков исемендәге дружина җыены бик кызыклы үтте.Икенче сыйныф укучылары галстук тагулары белән һәм эзтабар сафларына басулары белән бик канәгать калды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X