САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур Нөркәй урта мәктәбе ата-аналарны җыйды

Зур Нөркәй урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Анда җәза үтәтү инспекциясенең район бүлеге начальнигы Мөнир Шакиров, ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Руслан Сәетов һәм психологик-педагогик, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе - психолог Венера Галәлиева катнаштылар. Мөнир Шакиров яшүсмерләрнең хөкемгә тартылу очраклары турында сөйләде, 2016 елгы җинаятьчелеккә анализ ясады, профилактика чаралары...

Зур Нөркәй урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды.

Анда җәза үтәтү инспекциясенең район бүлеге начальнигы Мөнир Шакиров, ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Руслан Сәетов һәм психологик-педагогик, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе - психолог Венера Галәлиева катнаштылар.

Мөнир Шакиров яшүсмерләрнең хөкемгә тартылу очраклары турында сөйләде, 2016 елгы җинаятьчелеккә анализ ясады, профилактика чаралары үткәрергә өндәде. Руслан Сәетов юл йөрү кагыйдәләренә тукталды, киемдә яктырткыч билгеләр булдырырга кирәклеген билгеләп үтте. Венера Галәлиева "Балалар белән рәхимсез мөнәсәбәт" дигән темага чыгыш ясады. Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев