САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур Нөркәй мәктәбендә "Табигатькә мәхәббәт белән" дигән тема астында конкурс үтте

Мин ун ел буена белем һәм тәрбия алган һәм гомерем буе шунда эшләгән мәктәбемне сагынып яшим, аның уңышларына сөенәм. Безнең Зур Нөркәй урта мәктәбе район мәктәпләре арасында алдынгы урыннарны алып тора. Безнең авылда урта мәктәп сугышка чаклы ук (1939 елда) ачылган була. Шул вакыттан бирле ул якын-тирә авыллар өчен төп...

Мин ун ел буена белем һәм тәрбия алган һәм гомерем буе шунда эшләгән мәктәбемне сагынып яшим, аның уңышларына сөенәм.

Безнең Зур Нөркәй урта мәктәбе район мәктәпләре арасында алдынгы урыннарны алып тора. Безнең авылда урта мәктәп сугышка чаклы ук (1939 елда) ачылган була. Шул вакыттан бирле ул якын-тирә авыллар өчен төп мәктәп булып эшләп килә һәм күп дистә еллар буе укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә зур роль уйный. Мәктәбебезнең укытучылар коллективы бик көчле.

Үземнең элекке укучыларым да, шактый еллар шушы мәктәптә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыктылар. Кайберләре әле хәзер дә эшлиләр. Мәктәп директоры Ләйлә Шәйхеразиева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Вәлиуллина, рус теле укытучысы Гөлзар Әшрәфҗанова, башлангыч сыйныф укытучысы Ландыш Мәхүбрахманова һәм башкалар - үземнең элекке укучыларым. Мин алар белән горурланып яшим, аларның уңышларына сөенәм.

Мәктәпкә әледән-әле кунакка чакырып, хәлләремне белешеп торалар. Барысы өчен дә мин аларга бик рәхмәтлемен.

Әле шушы көннәрдә тагын чакырылдым. Рус теле атналыгы уңаеннан 5-6 сыйныф укучылары катнашында "Табигатькә мәхәббәт белән" ("С любовью к природе") дигән тема астында рус телендә шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде.

Чараны Гөлзар Әшрәфҗанова үткәрде. 15 елга якын эшләү дәверендә ул шактый уңышларга ирешкән, бай тәҗрибә туплаган. Рус телендә иркен сөйләшә, сөйләм теле бик матур һәм бай. Фәнне яратуы һәм балалар белән яратып эшләве сизелеп тора. Укучыларга шәхси якын килә белә. Алар да рус телендә үз фикерләрен әйтә беләләр, фәнне яратып өйрәнәләр.

Укытучы иң элек тема буенча сыйныф белән әңгәмә үткәрде, табигать турында иҗат иткән язучылар һәм шагыйрьләр искә төшерелде. А.С. Пушкин, Ф.И. Тютчев, С.А. Есенин иҗатларына тукталды, аларның табигатькә карата мөнәсәбәтләре ачыкланды. Аннан соң балалар үзләренең кайсы ел фасылларын яратулары турында сөйләделәр.

Укытучының чыгышы презентация формасында экранда күрсәтелде. Балалар магнитофоннан Есенин сүзләренә язылган "Отговорила роща золотая" җырын тыңладылар.

Укучыларга эстетик тәрбия бирү дә укытучының игътибар үзәгендә булды. Шигырь конкурсында 13 укучы катнашты, А.А. Фет, Ф.И. Тютчев, С.А. Есенин, А.Н. Майков шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Балаларның чыгышлары минем үземә бик ошады. Сүзләрне дөрес әйтеп, сәнгатьле итеп сөйләргә тырыштылар. Соңыннан аларның чыгышларына бәя бирелде, урыннар билгеләнде.

Беренче урынны алтынчы сыйныф укучылары Алинә Гыйләҗева, Диләрә Хәйдәрова, икенче урынны шул ук сыйныфтан Гүзәл Димиева, Алия Хәйруллина бүлештеләр. Өченче урында - бишенче сыйныф укучылары Алмаз Хафизов, Рөстәм Һадиев, Әдилә Сәетова, Рамилә Талипова.

Әлеге чара шигърияткә, табигатебезгә һәм рус теленә карата мәхәббәт тәрбияләү процессында бик файдалы адым булып тора, дип уйлыйм.

Укытучы Гөлзар Әшрәфҗановага алга таба да педагогик эшчәнлегендә уңышлар гына теләргә кала.

Фәния Сәлахова, Зур Нөркәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев