САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй мәктәбендә "Әнием – күз нурым" дигән бәйрәм кичәсе узды

Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу сүз! "Әни" дип эндәшә алу - үзе зур бәхет ул. Бу дөньяда әни - иң кадерле, иң газиз кеше. Безнең өчен бар назларын, йөрәк җылысын биреп яшәүчеләр алар. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үзенчәлекле бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Зур Нөркәй...

Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу сүз! "Әни" дип эндәшә алу - үзе зур бәхет ул. Бу дөньяда әни - иң кадерле, иң газиз кеше. Безнең өчен бар назларын, йөрәк җылысын биреп яшәүчеләр алар. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үзенчәлекле бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә.

Шушы уңайдан Зур Нөркәй мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучылары белән "Әнием - күз нурым" дигән бәйрәм кичәсе үтте. Бәхетле, гамьсез балачагы, укуда ирешкән уңышлары өчен һәркем нәкъ менә әнисенә бурычлы. Балалар күңелләрендәге рәхмәт, хөрмәт хисләрен җырлар, әниләргә багышланган шигырьләр аша ирештерделәр. Дәртле биюләр белән аларның күңелләрен күтәрделәр. Котлау төрле уеннар белән үрелеп барды. Әниләр үзләренең җитез, уңган, һәр эштә үрнәк булырлык икәнлекләрен күрсәттеләр. Һәр бала үзенең әнисе өчен горурланып утырды. Ахырдан балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм балалар белән әниләр арасын тагын да якынайтты, һәркемдә җылы тәэсир калдырды.

Лидия Габдрахманова, башлангыч сыйныф укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев