Зур Нөркәй мәктәбендә "Күңелле стартлар" узды
Хәрби-патриотик айлык кысаларында Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбендә "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. 2-9 сыйныф егетләре, ике командага бүленеп, ярыштылар. Алар үзләренең физик яктан нинди әзерлектә булуларын күрсәттеләр: җитезлеккә ярыштылар, турникта күтәрелделәр, аркан тартыштылар. Егетләр сынатмады, барлык уен төрләрендә дә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Нәтиҗәдә 62:59 исәбе белән "Ялкын" командасы җиңеп...
Хәрби-патриотик айлык кысаларында Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбендә "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. 2-9 сыйныф егетләре, ике командага бүленеп, ярыштылар. Алар үзләренең физик яктан нинди әзерлектә булуларын күрсәттеләр: җитезлеккә ярыштылар, турникта күтәрелделәр, аркан тартыштылар. Егетләр сынатмады, барлык уен төрләрендә дә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Нәтиҗәдә 62:59 исәбе белән "Ялкын" командасы җиңеп чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев