Зур Нөркәй мәктәбендә капиталь төзекләндерү үткәрелә
Быел "Мәгариф объектларына капиталь төзекләндерү" республика программасы нигезендә район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында һәм Зур Нөркәй урта мәктәбендә капиталь төзекләндерү үткәрелә. - Һәр ике объектта да эш гөрли, һәр икесендә дә эш яңа уку елына төгәлләнергә тиеш, - диде бу уңайдан мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әлфәт Сабиров. Эш барышы...
Быел "Мәгариф объектларына капиталь төзекләндерү" республика программасы нигезендә район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында һәм Зур Нөркәй урта мәктәбендә капиталь төзекләндерү үткәрелә.
- Һәр ике объектта да эш гөрли, һәр икесендә дә эш яңа уку елына төгәлләнергә тиеш, - диде бу уңайдан мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әлфәт Сабиров.
Эш барышы турында тулырак мәгълүмат бирүен үтенеп, без Зур Нөркәй урта мәктәбе директоры Ләйлә Шәйхеразыевага мөрәҗәгать иттек.
- Бүгенге көндә мәктәпне капиталь төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылды. Тышкы һәм эчке ишекләр куелды, су, канализация, җылылык системалары, электр хуҗалыгы алыштырылды. Видео-күзәтү урнаштырылды. Хәзерге вакытта мәктәпне тышлау төгәлләнү алдында тора, беренче һәм икенче катларда коридорларда түшәм, стена, идәнне яңарту эшләре алып барыла. Түшәмнәргә эленмә түшәмнәр куелачак, стеналар штукатурланып буялачак, ә идәнгә кафель җәеләчәк. Язгы каникул көннәрендә исә ремонт эшләре кухня белән гардеробта башланачак. Ә җәй көне фундамент һәм фундамент тирәләре төзекләндереләчәк. Яңа уку елына балалар яңартылган, төзекләндерелгән матур мәктәпкә аяк басачак, дип ышанабыз, - диде ул.
Исегезгә төшереп үтәбез: үткән җәйдә Зур Нөркәй мәктәбе спортзалында бик зур ремонт үткәрелеп, кызлар, малайлар өчен киенү-чишенү, душ, туалет, заманча медпункт бүлмәләре ясалган иде. Аларга шулай ук яңа инвентарьлар кайтарылды. Болардан тыш мәктәп территориясендә ясалма өслекле спорт мәйданчыгы төзелгән иде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк - әлеге мәктәпкә укучылар сигез авылдан килеп укыйлар. Аларны ике мәктәп автобусы йөртә. Узган ел Зур Нөркәй мәктәбе укучыларының барлык фәннәр буенча да уртача БДИ баллары район, республика күрсәткечләреннән югарырак булды. Ел нәтиҗәләре буенча мәктәп районда II урынны яулады, республикада икенче ел рәттән "Республиканың 100 иң яхшы мәктәбе" исемлегенә керде, ә тәрбия эше нәтиҗәләре буенча районда III урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев