САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зур Нөркәй мәктәбенә Әлмәт шәһәренең "Тамырлар" фонды килде

Татар халкының бик үзенчәлекле гореф-гадәте бар. Ул - нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү һәм белү. "Җиде бабаңны белү фарыз", дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шул максат белән Зур Нөркәй мәктәбендә 16 сентябрь көнне Әлмәт шәһәрендә оештырылган "Тамырлар" фонды белән очрашу булды. Аның җитәкчесе Марат...

Татар халкының бик үзенчәлекле гореф-гадәте бар. Ул - нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү һәм белү. "Җиде бабаңны белү фарыз", дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шул максат белән Зур Нөркәй мәктәбендә 16 сентябрь көнне Әлмәт шәһәрендә оештырылган "Тамырлар" фонды белән очрашу булды. Аның җитәкчесе Марат Туйкин фонд эшчәнлеге белән таныштырды. Әлфия Ямаева 5-8 нче сыйныф укучыларын нәсел агачын төзергә өйрәтте. Укучылар "Тамырлар" фонды, район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә оештырылган "Минем нәсел агачым" конкурсында катнашачакларын белдерделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X