САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур нөркәй мәктәбе “ Язгы игелеклелек атнасы”да төрле чаралар узды

Мәктәбебездә “ Язгы игелеклелек атнасы” дәвам итә.

 Шул уңайдан 4 нче класста “Дуслык, тынычлык һәм игелеклелек” темасына әдәби танып-белү дәресе үтте. Укучылар  дуслыкның ни аңлатканын белделәр, игелекле һәм  чын дус булырга өйрәнделәр. Шушы темага багышланган презентация карадылар, уеннар уйнадылар. Уен барышында уңай геройларны куллар чабып, тискәре геройларны аяк тыпырдатып белдерделәр. Дәрес укучылар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды. 

 

Реклама

16 нчы март көнне 1-2 нче сыйныф укучылары һәм аларның вожатыйлары арасында  “Күнелле стартлар” уены үтте. Ул “ Язгы игелеклелек атнасы” кысаларында оештырылды. Укучылар ике командага бүленеп җитезлектә, төгәллектә көч сынаштылар. Уен ахырында нәтиҗә ясалды, җиңүче команда билгеләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев