САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй мәктәбе укучылары куркынычсызлык кагыйдәләрен беләләр

Яз җитү белән, табигатьтә барган үзгәрешләр кеше тормышына зур йогынты ясый. Кайвакыт бу үзгәрешләр куркыныч белән дә яный. Сүз - язгы ташу турында.

Кояш нурлары астында кар эри, елгалардагы боз катламы юкара һәм таралучанга әйләнә,һәм боз өстенә чыгу кеше өчен бик аяныч хәлләр белән тәмамланырга мөмкин. Ә тиздән елгалардан боз китәчәк. Кызыклы күренеш булса да, бу чорда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк. Шуны исәптә тотып, Зур Нөркәй урта мәктәбендә бу темага класс сәгатьләре үтте. Балалар кагыйдәләрне искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр һәм куркынычсызлык турында инструктажлар белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев