САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй мәктәбе укучылары мәрхәмәтлелек кылалар

Бөтен республика буенча "Мәрхәмәтлелек, изгелек кылу" атналыгы бара. Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, шушы атналыкның беренче көнен "Ак күгәрченнәр" акциясе белән башлап җибәрделәр. Тынычлык символы булган күгәрчен макетларын авылдагы өлкән кешеләргә бүләк иттеләр. Алар ил-көннәр тыныч булсын, кешеләр үзара дус, тату яшәсеннәр дигән теләкләрен җиткерделәр. Атналыкның алдагы көннәрендә...

Бөтен республика буенча "Мәрхәмәтлелек, изгелек кылу" атналыгы бара. Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, шушы атналыкның беренче көнен "Ак күгәрченнәр" акциясе белән башлап җибәрделәр. Тынычлык символы булган күгәрчен макетларын авылдагы өлкән кешеләргә бүләк иттеләр. Алар ил-көннәр тыныч булсын, кешеләр үзара дус, тату яшәсеннәр дигән теләкләрен җиткерделәр.

Атналыкның алдагы көннәрендә дә игелекле эшләр эшләнер. Укучылар өлкәннәргә ярдәм итәрләр, чишмә, һәйкәл тирәсен тәртипкә китерерләр, китапханәдәге китапларны дәваларлар. "Һәр көнне игелек кыл! Рәхмәтнең бәладән коткарыр көче бар" дигән сүзләрнең мәгънәсен алар яхшы аңлыйлар.

6 нчы сыйныф укучылары мәктәп музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Илдар Кәрамов укучыларны музейдагы экспонатлар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев