САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур Нөркәй мәктәбе укучылары – коррупциягә каршы!

Кызганычка каршы бу тормышта ришвәтчелек кебек ямьсез күренешләр белән очрашырга туры килә. Намуслы, саф күңелле кеше моның белән һич тә килешә алмый. Кичә Зур Нөркәй мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары "Коррупциягә юк дибез" исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Бу күңелсез күренешкә карата үз фикерләрен әйттеләр (төп фото). Шулай...

Кызганычка каршы бу тормышта ришвәтчелек кебек ямьсез күренешләр белән очрашырга туры килә. Намуслы, саф күңелле кеше моның белән һич тә килешә алмый.

Кичә Зур Нөркәй мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары "Коррупциягә юк дибез" исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Бу күңелсез күренешкә карата үз фикерләрен әйттеләр (төп фото).

Шулай ук 4 нче сыйныф укучылары "Коррупциягә юл куймыйк! " дигән темага сюжетлы-рольле уен уйнадылар. "Табиб янында", "Аэропортта" дигән уеннар барышында балалар үзләренең күзәтүчән, күп әйберләрдән хәбәрдар булуларын, үз фикерләрен җиткерә белүләрен күрсәттеләр. Бу афәткә карата һәркем уяу булырга, азгынлык коткысына бирелмичә, үз хезмәтең белән генә эшләп тапкан мал хисабына яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев