САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур Нөркәй мәктәбе төрле чараларда актив катнаша

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында үткәрелгән эшләргә мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары да теләп кушылдылар. Акциянең девизы "Эшлә.Өйрән.Бүлеш.Үзгәр" булды. 22 апрель - "Мәрхәмәтле Җир көне". Укучылар үзләренең ишегалларын җыештырдылар, мәктәп тирәсен тәртипкә китерделәр. Язгы игелек атнасының "Мәрхәмәтле кино көне" кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалаучы документаль һәм нәфис филмьнар күрсәтелде. Киноларны...

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында үткәрелгән эшләргә мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары да теләп кушылдылар. Акциянең девизы "Эшлә.Өйрән.Бүлеш.Үзгәр" булды. 22 апрель - "Мәрхәмәтле Җир көне". Укучылар үзләренең ишегалларын җыештырдылар, мәктәп тирәсен тәртипкә китерделәр.

Язгы игелек атнасының "Мәрхәмәтле кино көне" кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалаучы документаль һәм нәфис филмьнар күрсәтелде. Киноларны караганнан соң мәрхәмәтлелек һәм игелекле эшләр турында әңгәмә үткәрелде.

Мәктәпнең башлангыч сыйныфларында үткәрелгән класстан тыш чарада "Чын дус нинди була?" дигән сорау куелды.

Кем соң ул дус? Дус - ул синең сыйныфташың, партадашың, кечкенәдән бергә уйнап үскән күрше кызы яки малае. Ә инде "чын дус" дип аталучы бер генә буладыр. Ул синең серләреңне саклый белергә, кирәк урында сине якларга тиеш. Укучылар дуслык турында бик күп мәгълүмат алдылар, "Син дустыңны беләсеңме?" дигән викторина сорауларына җавап эзләделәр. Чара "Дуслык" җыры белән тәмамланды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X