Зур Нөркәй мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә кишер, чөгендер, кыяр, помидор, суган, кәбестә үстерелә.Бакчада ел дәвамында укучыларыбыз, укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләр бердәм көч куялар.
Иң күңелле вакыт – бакчада уңыш җыю. Эре-эре яшелчәләрне күмәкләшеп җыйганда балаларның йөзләреннән шатлык, канәгатьләнү хисе бөркелә. Бакчабызда ел әйләнәсе үзебезгә ашарга җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә.“Хезмәтнең яңгыры – тир, алмасы – алтын”, – дип белми әйтмәгән әби-бабаларыбыз.
Мәктәп тәҗрибә кишәрлегендә эшнең бер максаты мул уңыш, табыш алу булса, ә иң мөһиме – укучыларыбызга хезмәт тәрбиясе бирү һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз