САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зур Нөркәй һәм Петровка Завод авылларында Кайгы һәм хәтер көне узды

Зур Нөркәй авылында "Йөрәкләрдә мәңге сакланыр ул 1418 көн" дигән Кайгы һәм хәтер көненә багышлап һәйкәл янында чара үткәрелде. Бу чарада 1941 ел 22 июнь көненең безнең илебез өчен бик авыр көн булуы билгеләп үтелде. Бу көнне без авылыбыздан китеп сугыш кырында ятып калганнарны, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнарны,...

Зур Нөркәй авылында "Йөрәкләрдә мәңге сакланыр ул 1418 көн" дигән Кайгы һәм хәтер көненә багышлап һәйкәл янында чара үткәрелде. Бу чарада 1941 ел 22 июнь көненең безнең илебез өчен бик авыр көн булуы билгеләп үтелде. Бу көнне без авылыбыздан китеп сугыш кырында ятып калганнарны, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнарны, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннарыбызны тагын бер кабат зур ихтирам белән искә алдык. Балалар бу көнне сугыш турында үзләре ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар.

Бу көнне Петровка Завод авылында балалар монтаж әзерләделәр, әйдәманнар белән бергә җырлар башкардылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Максим Махмурахманов һәм Алина Массарова "Воспоминания фронтовика" дип исемләнгән сценка күрсәттеләр. "Солдаты", "Прадедушка", "Дети и война" дигән җырлар яңгырады. Әйдәманнарның "Я вернусь" дигән биюе һәркемне таң калдырды. Ахырдан барысы бергә "Пусть всегда будет солнце" җырын башкардылар.

Төп фото - Зур Нөркәйдәге чарадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев