САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй авылында “ Йөрәк әле һаман 18 дә” дип исемләнгән Өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде

Зур Нөркәй авылында " Йөрәк әле һаман 18 дә" дип исемләнгән Өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде. Өлкәннәребезне бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р., "Нөркәй" агрофирмасының кадрлар буенча инспекторы Салихова Ф, яңа гына сайланган ветераннар советы рәисе Хайбрахманова М., мәдәният йорты директоры Кутусова И. котладылар. Чәй табыны артында барган бу...

Зур Нөркәй авылында " Йөрәк әле һаман 18 дә" дип исемләнгән Өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде. Өлкәннәребезне бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р., "Нөркәй" агрофирмасының кадрлар буенча инспекторы Салихова Ф, яңа гына сайланган ветераннар советы рәисе Хайбрахманова М., мәдәният йорты директоры Кутусова И. котладылар. Чәй табыны артында барган бу бәйрәмебездә өлкәннәребез катнашында матур концерт номерлары күрсәтелде. Карамова Л, Салихова Ф., Хайбрахманова М., Гилязов Рафаэль, Тәскирә апа Ибрагимова, Гөлчирә апа, Фәимә апа, Зөхрә апа, Мәсгудә апа, Фәйрүзә апа, Рәшит абыйларның җырлары һәм "Нөркәем" ансамленең чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Рафаэль абый белән Рәшит абыйларның гармунда, баянда, курайда уйнаулары өлкәннәребезне яшьлекләренә алып кайтты. Бәйрәм кичәсе күмәк биюләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев