САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй авыл җирлегендә халык җыены узды

Бүген район авыл җирлекләрендә 2022 ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышлары башланды.

Зур Нөркәй авыл җирлегендә үткән халык җыенын җирлек башлыгы Рәшит Гайсин алып барды. Ул 2022 елда башкарылган эшләр һәм 2023 елга булган бурычлар турында сөйләде. «Нөркәй» агрофирмасы Кәүҗияк вәкиле Хәлил Шәйхразиев – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять белән таныштырды. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Радик Госманов янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә өндәде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды. Җыен барышында эшчәнлекләрендә алдынгылык күрсәткән өчен һәм юбилейлары уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның, Зур Нөркәй авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр дә булды.
Җыелышта, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнаштылар, күргәзмәләр дә булдырылды. 
Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев