САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде

Якташыбыз – фронтовик-шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык мәгарифе отличнигы Әзһәр Габидинең балалар өчен “Күлдәвектә кояш көлә” дигән өр-яңа китабы дөнья күрде.

Бүген – 12 март көнне район мәдәният йортында аны тәкъдир итү кичәсе үткәрелде.
Кичәдә китапны төзүче-мөхәррир, шагыйрә, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Мөслимова, “Рухият” программасы һәм “Яз” нәшриятының сәнгать мөхәррире Рамил Миңнуллин, Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе Рәфкать Шаһиев, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Клара Булатова, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Сафин, районыбызның каләм тибрәтүчеләре, шигырь сөючеләр, укучылар һәм башкалар катнаштылар.
Кичәдә Әзһәр ага турындагы истәлекләр яңартылды, аның сүзләренә җырлар яңгырады, шигырьләре сөйләнде.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.


Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев