САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зона семинары эшлекле узды

21 ноябрь көнне «Сандугач» балалар бакчасында педагогика фәннәре кандидаты, З.Ш.Шәрәфетдинов исемендәге Яр Чаллы педагогия университеты доценты Фирүзә Хәзрәтова катнашында тәрбиячеләр, педагог-психологлар, логопедлар өчен, “Балалар бакчасында инклюзив белем бирү.

Проблемалар һәм перспективалар” темасы астында зона семинары узды. Семинар эшлекле уеннар, мастер-класслар белән үрелеп барып, катнашучыларга күп мәгълүмат алырга мөмкинчелек бирде. Тәҗрибәле педагог-психологлар Фәйрүзә Хәсәнова, Ландыш Мәрдәншина, Олеся Гыйниятуллина, логопед Нәкыя Әшрәфуллина, Гөлчәчәк Нигъматуллина , Сарман, Җәлил, Зәй, Мөслим балалар бакчалары тәрбиячеләре әлеге проблема буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.Тәрбиячеләр “Сәламәтлек саклау атрибутлары һәм кулланмалары” темасы буенча оештырылган күргәзмәгә бик күп эшләнмәләр алып килделәр. Күргәзмәдәге эшләнмәләр тәрбиячеләргә үз эшчәнлекләрендә бик еш, максатчан файдаланырга мөмкинлек бирә.
Ландыш Мөхәммәтдинова, Гөлшат Мостафина .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев