САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үзмәшгульлекнең өстенлекле яклары күп”, - ди Гөлүсә ханым

Чәчтараш Гөлүсә Ганиева янына кайчан гына кермә, чират булыр. Ир-аты да, хатын-кызы да, бала-чагасы да күп йөри аның янына.

- 44 ел инде шушы хезмәттә. Мәктәпне тәмамлауга ук шушы һөнәрне сайлаган идем. Казанда училищеда укып кайттым да, шуннан бирле кайчыларымнан аерылганым юк. Гомер буе яратып эшләдем һәм хәзер дә яратам эшемне. Көннәр буе аяк өстендә булсам да, армыйм да, туймыйм да, - ди ул.
Еллар тынгысызлыгы, замана болгавырлыгы да яраткан хезмәтенә карата карашын үзгәртә алмый аның. 2005 елдан эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәрә. Ә быелның май аенда үзмәшгуль булып теркәлгән.
- Керемнән 4 процент салым түлим. Аны телефон аша гына башкарам. Күпме түлисен дә үзләре санап әйтәләр. Декларация тутырасы да юк. Гомумән, бик уңайлы. Пенсия фондына взнос, 13 процент салым түлисе дә юк. Терәкәлү процедурасы да тиз һәм җайлы булды, - ди ул.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев