САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзәк район хастаханәсендә янгынга каршы өйрәнүләр үтте

Сарманда янгынга каршы планлы тактик-махсус өйрәнүләр дәвам итә. Бүген алар үзәк район хастаханәсендә үттеләр. Өйрәнүдә 131 нче Сарман янгын бүлекчәсе, 32 нче Җәлил янгын бүлекчәсе, "Нөркәй" янгынга каршы аерым пункт, полиция, медицина, газ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль бүлекчәсе, энергетиклар һәм башка хезмәтләр катнашты. Анда янгын чыккан очракта тиз реакция...

Сарманда янгынга каршы планлы тактик-махсус өйрәнүләр дәвам итә. Бүген алар үзәк район хастаханәсендә үттеләр.

Өйрәнүдә 131 нче Сарман янгын бүлекчәсе, 32 нче Җәлил янгын бүлекчәсе, "Нөркәй" янгынга каршы аерым пункт, полиция, медицина, газ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль бүлекчәсе, энергетиклар һәм башка хезмәтләр катнашты. Анда янгын чыккан очракта тиз реакция ясау, зыян күрүчеләрне куркыныч урыннардан эвакуацияләү һәм аларга беренче ярдәм күрсәтү күнегүләрен кабатладылар. Соңыннан булган кимчелекләрне бетерү буенча хаталар өстендә эш үткәрелде.

Мондый күнегүләр халык күпләп җыела торган оешмаларда, мәктәпләрдә даими рәвештә үткәрелә. Сарман "Шәфкать" үзәге һәм Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты махсус контроль астында торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев