САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзәк китапханәнең “Книгостайл” дип аталган могҗизалар бүлмәсе тәүге тапкыр үз ишекләрен ачты

Кичә,22 гыйнвар көнне, үзәк китапханәнең "Книгостайл" дип аталган могҗизалар бүлмәсе тәүге тапкыр үз ишекләрен ачты һәм беренче кунакларны кабул итте. Ә алар исә "Сарман гимназиясе"нең 8 нче сыйныф укучылары иде. Балаларны иң элек китапханәнең укымышлы Ябалагы каршы алды һәм могҗизалы бүлмәгә озатты. Гимназия укучыларына, "Книгостайл"ның беренче кунаклары буларак, китапханә тарафыннан...

Кичә,22 гыйнвар көнне, үзәк китапханәнең "Книгостайл" дип аталган могҗизалар бүлмәсе тәүге тапкыр үз ишекләрен ачты һәм беренче кунакларны кабул итте. Ә алар исә "Сарман гимназиясе"нең 8 нче сыйныф укучылары иде. Балаларны иң элек китапханәнең укымышлы Ябалагы каршы алды һәм могҗизалы бүлмәгә озатты. Гимназия укучыларына, "Книгостайл"ның беренче кунаклары буларак, китапханә тарафыннан бүләкләр таратылды, аннан Сарман районы турында дәрес бирелде. Бу көнне китапханәгә Сарманыбызның күренекле шәхесе Дамир абый Гарифуллин да килгән иде. Ул укучыларга районыбыз турында кыскача мәгълүмат җиткерде, үзенең шигырьләрен укыды. Алай гына да түгел, Дамир абый очрашуга күчтәнәч-бүләкләрен алып килгән иде: ул укучыларга истәлеккә китпаларын бүләк итте һәм тәмле конфетлар таратты. Шулай итеп, могҗизалы бүлмәдәге беренче очрашу файдалы да, кызыклы да булды.

https://vk.com/club92151379

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев