САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Журналистика юнәлешендә үзебезне сынадык, - ди Эльвира Вәлиева

30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Казанда Талантлар Университеты һәм КФУ ның дүрт юнәлеш буенча «Талантлар ачу» көзге профильле мәктәбендә Сарман беренче урта мәктәбе укучылары Эльмира һәм Эльвира Вәлиевалар катнашты.

Алар журналистика юнәлешендә үз көчләрен сынап караганнар. “Белем бирү программасы бик бай иде. Практик дәресләрдә без журналистика юнәлешендә үз көчләребезне сынап карадык. "Мультимедиа редакциясенә рәхим итегез!" тренингында КФУның Бердәм мәгълүмат үзәге мөхәррире Ләйсән Наил кызы Абдуллина инфоповодлар турында сөйләде һәм мәкаләләр язарга өйрәтте. Шулай ук иҗади биремнәрне дә үтәдек – Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга өч сорау уйлап таптык. "Ничек спорт журналисты булырга?» мастер-классында КФУның яшьләр программалары бүлеге җитәкчесе Роман Андреевич Полянсков спорт матчын шәрехләде. «Радиодагы Туры эфир» мастер-классында Радик Фәез улы Заһидуллинн, «Univer TV» телеканалының Яңалыклар хезмәте җитәкчесе һәм UFM радиосы җитәкчесе белән таныштык, без 4әр кешедән торган төркемнәргә бүленеп, радиодан туры эфирда чыктык. 
Гомумән алганда, безгә монда белем алу бик ошады һәм монда тагын килергә телибез, - диде Эльвира. 
Тулырак Эльвираның үз мәкаләсен газетабыз битләреннән укырсыз.

Гөләндәм Хәлиуллина  язмасы.

Реклама

"Талантлар Университеты "  сайты фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X