САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Журналист Гөлназ Гайнуллина - һөнәре буенча укытучы

.

Реклама

- Белемем буенча мин – филолог. Журналистика белән бик якын бит алар. Бабам Заһит Октябрев гомер буе укытучы, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, Төхфинур әбием дә укыткан. Шуңа берәребезнең алар юлыннан китүен теләде бабам. Кечкенәдән китапларга мәхәббәтне дә ул тәрбияләде. Югары белем алып, мәктәптә укыта башладым. 2000 еллар башында радио-телевидение популярлашып китте. Демократия, ирек сүзе чоры башланды. Шул вакытта  Алабугада “Тургай” радиосына журналистларны эшкә чакыруларын ишеттем. Үземне дә журналист буларак сынап карарга булдым, тормышыма  икенче сулыш өрде ул. 4 ел радиостудиядә эшләгәннән соң, телевидениегә күчтем. Эшем буенча төрле һөнәр ияләре белән очрашырга, аралашырга туры килә. Һәр хезмәт үзенчә кызыклы. Журналистлар халык белән эшлиләр, хакимият белән ике арага күпер салалар. Кая барсак та, игътибарлылык таләп ителә, башкаларга гадәти күренгән нәрсәләргә дә үзгә бер күзлектән карарга кирәк, кызыксынучанлык арта. Бу гадәткә керде инде, димәк, яшәү рәвешенә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X