САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында концерт узды

Жәлил бистәсенең матур җиренә, урман буена урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында бу көннәрдә аеруча жанлылык сизелә, ишекләр бер дә ябылып тормый. Мәктәп укучылары, студетлар, волонтерлар, эшмәкәрләр, оешма житәкчеләре, бистәбез өлкәннәре белән биредә төрледән-төрле чаралар уткәрелә, очрашулар оештырыла, концертлар куела. Сәхнә түрендә бистәнең «Ак калфак» ансамбле үзенең концерт программасы белән чыгыш...

Жәлил бистәсенең матур җиренә, урман буена урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында бу көннәрдә аеруча жанлылык сизелә, ишекләр бер дә ябылып тормый. Мәктәп укучылары, студетлар, волонтерлар, эшмәкәрләр, оешма житәкчеләре, бистәбез өлкәннәре белән биредә төрледән-төрле чаралар уткәрелә, очрашулар оештырыла, концертлар куела.

Сәхнә түрендә бистәнең «Ак калфак» ансамбле үзенең концерт программасы белән чыгыш ясый: жыр, бию, шаян сүзләр яңгырый. Залда интернатта тәрбияләнучеләр утыра. Алар мәзәкләрдән рәхәтләнеп көләләр, моңлы жырлардан күзләрендә яшь жемелди, дәртле бию көйләре яңгыраганда, очынып, кул чабып, артистларны алкышлыйлар. Аларның нурланып киткән йөзләренә карыйм да, күңелемнән сагышлы елмаям.

Кемнәр генә юк бу яралы язмышлар арасында! Күңел түрләренә керәм дисәң - карурман! Әлбәттә, бирегә берәү дә рәхәт тормыштан килмәгән, һәрберсенең үзенә генә хас гыйбрәтле тормыш юлы бар. Ана карынында ук тәкъдиреңә язылып куелган язмышың картлар йортына килеп тоташа икән, язмыштан узмыш юк икән димичә, тагын ни дисең? .

Бистәбездә урнашкан бу йортка яшәргә килгән кешеләрне мин уңай яктан бәялим: алар ышанычлы кулларда, сәламәтлекләрен кайгыртып-тикшереп торалар, тәмледән-тәмле ризыклар пешереп, сөендерәләр. Менә дигән китапханә, клуб, шахмат-шашка, бильярд өстәлләре - тәрбияләнүчеләр карамагында. Һәр бүлмәдә диярлек телевизор бар, янәшәдә генә мунча эшләп тора.

Кайдадыр бәрелеп-сугылып, кимсенеп, кыерсытылып яшәгәнче, картлыгыңда ялгыз килеш ярдәмчесез калганда биредә яшәү күпкә әйбәтрәк. Кемдер минем белән килешәдер, кемдер юктыр. Һәркемнең үз фикере. Тормышыбызда иртәгесен ни буласын беребез дә белмибез.

Әлфия Ногманова, «Жәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев