САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Үзеңне үзең грипптан сакла!

Үзеңне үзең грипптан сакла! Гриппны кисәтергә була. Моның өчен һәркем гади генә кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Вакцинация- грипптан саклану өчен уңайлы чара. Бүген мәктәптә гриппка каршы вакцинация үткәрелде. Шәфкать туташы укучыларга үзенең берничә киңәшен биреп китте. 1. Вакцинация- грипптан саклану өчен уңайлы чара. 2. Грипп вакытында кеше күп җыелган урыннарга барырга...

Үзеңне үзең грипптан сакла!

Гриппны кисәтергә була. Моның өчен һәркем гади генә кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Вакцинация- грипптан саклану өчен уңайлы чара. Бүген мәктәптә гриппка каршы вакцинация үткәрелде. Шәфкать туташы укучыларга үзенең берничә киңәшен биреп китте.

1. Вакцинация- грипптан саклану өчен уңайлы чара.

2. Грипп вакытында кеше күп җыелган урыннарга барырга тырышмагыз, базарларга, дискотекаларга, кунакка, җәмәгать транспортында йөрмәгез.

3. Салкын тидермәгез: өшемәскә, баш киемнәре кияргә, аякларны өшетмәскә.

4. Битлекләр киегез, әгәр ул булмаса, кеше күп булган урыннарда шарфыгыз, кулъяулыгыз булсын.

5. Тискәре хисләргә, куркуга, кайгыртуга, сагышка бирелмәгез, стресска уңай карарга өйрәнегез.

6. Якыннарыгыз, балалар, олылар турында кайгыртыгыз.

7. Иммунитетыгызны ныгытыгыз: витаминнар эчегез, югары калорияле туклыклы ризык булдырыгыз, гомуми чыныктыра торган ысуллар кулланыгыз, иртәнге зарядка ясагыз,чыныктыру чаралары үткәрегез.

8. Борынга оксалин мазен сөртергә, сарымсак, суган ашарга.

9. Ешрак кулларыгызны юыгыз!

10. Гриппның беренче билгеләре күренүгә, кичекмәстән врачка күренергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев