САРМАН
  • Рус Тат
  • Үзең әзерме соң?

    Бакча - бала өчен әти-әни эштә чакта калып тору урыны гына түгел. Биредә ул яңа кешеләр белән таныша, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, билгеле бер норма һәм кагыйдәләрне үзләштерә, җәмгыятьтә яшәргә яраклаша. Баланы бакчага әзерләр алдыннан, ата-ана моңа үзе дә әзер булырга тиеш. Моның өчен бакчадагы режим белән танышырга, нинди дәресләр...

    Бакча - бала өчен әти-әни эштә чакта калып тору урыны гына түгел. Биредә ул яңа кешеләр белән таныша, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, билгеле бер норма һәм кагыйдәләрне үзләштерә, җәмгыятьтә яшәргә яраклаша.
    Баланы бакчага әзерләр алдыннан, ата-ана моңа үзе дә әзер булырга тиеш. Моның өчен бакчадагы режим белән танышырга, нинди дәресләр һәм уен чаралары булганлыгы белән кызыксынырга киңәш ителә. Булачак тәрбиячеләр белән танышу да комачау итмәс. Аларга баланың холык үзенчәлекләрен, гадәтләрен, нәрсәләр белән кызыксынуы хакында алдан ук хәбәр итеп куярга кирәк.
    Бакчадагы шартлар үзгә: туклану, ял итү режимы да, тәрбия чаралары да. Шуңа күрә бакчага йөри башлагач та, баланың холкы үзгәрә башлый. Аның аппетиты кимергә, йокысы бозылырга мөмкин. Кайбер очракта сәбәпсез дә тән температурасы күтәрелә. Баланың эмоциональ кичерешләре аның организмының каршы торучанлыгын киметә. Шунлыктан адаптация чорында күп кенә балалар авырый башлый. Адаптация чоры һәр балада төрлечә үтә: я ул бик тиз ияләшә, я ай буе еларга мөмкин. Бу яшь үзенчәлекләренә дә бәйле була. 1-2 яшькәчә булган балаларга адаптация аеруча авыр бирелә. Бу яшь аралыгында баланың гадәтләре формалаша башлый, ә аларны үзгәртеп коруга ул әле әзер түгел. Ә 2 яшьтән соң исә бу җиңелрәк бирелә. Балага бөтен нәрсә кызык булып тоела, аны яңа уенчыклар, уеннар белән кызыктырырга мөмкин. Икенче яктан, ул өлкәннәрнең ни сөйләгәнен дә яхшы аңлый. Шунлыктан аны тынычландыруы җиңелрәк.
    Шунысы да бар: бер үк яшьтәге балалар төрле шартларга төрлечә ияләшә. Бу холык үзенчәлекләренә бәйле. Кайбер балалар кычкырып еларга, ашаудан баш тартырга мөмкин. Әмма ике-өч көн дә узмый, ул тынычлана, аппетиты, йокысы яхшыра, ул тәрбиячеләр һәм башка балалар белән теләп аралаша башлый. Бакчага килгән беренче көннәрдән үк үзләрен тыныч тотучы балалар да бар. Алар тыныч кына утыра, аппетитсыз гына ашый, күзен йомган көе йокларга ята, әмма озак кына йокыга китә алмый. Уенчыкны кулына ала, әмма аның белән уйнамый. Ата-анасы килүгә исә, елый-елый, кочакка ташлана. Менә мондый балаларга игътибар аеруча зур булырга тиеш. Тышкы яктан тыныч булып, эчке яктан бастырылган мондый эмоциональ торыш бик озак дәвам итеп, авырып китүгә сәбәпче булырга мөмкин.
    Баланың бакчадан кайткач, нинди шартларга килеп эләгүе дә адаптация чорына йогынты ясый. Вакытында ашау, йоклау режимы өйдә дә сакланса, балага күпкә җиңелрәк булачак. Баланы юынырга, киенергә, ашатырга өйрәтү дә зур әһәмияткә ия. Боларны эшли белмәү шулай ук авырып китү мөмкинлеген арттыра.
    Балаларны тәрбияләүдә көчебезне кызганмасак, сөю, сабырлык, зирәклек күрсәтсәк иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: