САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнвәр Залаковның эшләрен кызлары дәвам итәчәк

Бүген Сарманга Әнвәр Мәхмүт улы Залаковның кызы Гүзәлия ханым килде.

 Ул әтисе башлаган эшләрне дәвам итү теләген белдерде. Район тарихында якты эз калдырган Әнвәр Залаков соңгы елларда аның киләчәген кайгыртып, үсешенә зур өлеш кертеп яшәде. Татар Илеген булдыруда, фонтанлы парк ясауда, үзәк ял паркын төзекләндерүдә аның ярдәме гаять зур булды. Әле тагын да матур уйлары, тормышка ашырасы ниятләре бар иде аның. Әмма өлгерә алмый калды. Кызлары әтиләренең эшен дәвам итәргә исәплиләр. Бүген алар кинотеатр янындагы ял паркында, район үзәгендә салынучы өченче мәчеттә булдылар, район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев