САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Үз балаң бит, нигә кагасың шул сабыйны?» – дип әйткәләде. Тик Нуриянең җавабы әзер иде: “Кирәк булса, үзең кара!”...

(хикәя) Кызы Нурия, дүртенче баласын хастаханәдә калдырам, дигәч, Әлфидәнең бераз тынычланган йөрәге тагын урыныннан купты. Нурия инде утыз яшьтән узып, бер-бер артлы бала тапса да, аның күңеленә ни сәбәпледер чын аналык тойгысы, балалары алдында чын җаваплылык хисе кермәгән иде.

Балаларын ул теләп түгел, авырга калган өчен генә, чарасыздан тудыра торды. Дәү әниләре белән дәү әтиләре ата-анасына кирәкмәгән ул сабыйларны тәрбияли, үстерә торды. Нурия, сайлап алган кебек, булдыксыз, эчкече ирләрне тапты. Ә аларга бала артык кирәкмәде. Менә дүртенче ирдән туган кыз бала язмышы тагын кыл өстендә. Әнисе, акылга килеп, бер гөнаһсыз сабыен өенә алып кайтамы да, кешечә тәрбия биреп үстерәме? 
     Әлфидә, өч оныгын дәү әтиләре белән калдырып, кызы янына хастаханәгә менеп китте. Район үзәгенең хастаханәсендә бала тудыру йорты да шунда гына. Әнисен күрүгә Нурия сөендеме-юкмы, билгесез, өйдәге балалары турында да кызыксынмыйча, җиләк-җимеш, тәм-том тулы букчаны актарырга кереште. Әлфидә кызыннан яңа туган баласы турында сорашса да, Нурия әнисен ишетмәмешкә салышты. Кызының шундый каты бәгырьле булуына гаҗизләнгән хатын бала турында тагын сүз кузгатты. Нуриянең моңа җене генә кузгалды. Палатада яткан хатыннардан да тартынмыйча, әнисенә русчалап: «Синең ни эшең бар?» – дип кычкырырга тотынды. 
       Әлфидә, кыенсынып кына булса да, бала тудыру бүлегенең баш табибына керде. Күптәнге танышы Рәшидә Сәитовна Әлфидәне җылы кабул итте. Әлфидә уңайсызланып кына кызы Нуриянең яңа туган баласын ташларга теләве турында әйтте. Рәшидә Сәитовна Нурияне чакыртып алды, һәм алар икәүләп озак кына әни кеше белән сөйләштеләр. Бала тудыру йортында озак еллар хезмәт итеп, төрлесен күргән табиб кирәкле сүзләр таба белде. Шулай, озак кына үгетләгәннән соң, ике хатын Нурияне яңа туган сабыен калдырмаска ризалаттылар. 
      Вакыты җиткәч, Әлфидә белән Рифкать Нурияне баласы белән хастаханәдән үзләре салып биргән өенә алып кайттылар. Әлфидә бераз бала үскәнче карашырга кызы янында калды. Ата булган кеше килеп кызы турында кызыксынмады. Нурия дә, чынлы-шаярулы, әнисенә, бу бала синеке, үзең карарсың, дип, беркемгә дә кирәкмәгән баланы әнисенә такты. Дүртенче иреннән аласы үчен ул баласыннан алды. Булдыклыгы, уңганлыгы белән артык сөендермәсә дә, Иршат барда Нурия, ни әйтсәң дә, ирле хатын иде. Авырга калу белән качкан ирен Нурия эзләтеп караса да, таба алмады. Шуңа күрә ялгыз калуының сәбәбен Нурия вакытсыз туган кызыннан күрде. Үзенең бәхетсезлегендә баласын гаепләде. Калган өч баласын да ана мәхәббәтенә бик күммәсә дә, аның ул балаларга карата булган мөнәсәбәте түзәрлек иде. Ни әйтсәң дә, икесе инде мәктәптә укып йөри. Өченчесе дә алдагыларын куып җитеп бара. Менә бу дүртенче бала гына бөтен планнарны бозды. Бу хәтле балага батарга Нуриянең һич тә исәбе юк иде. 
     Артык күргән баласына Нурия күкрәк сөтен имезеп маташмады. Хастаханәдән кайткач та күкрәген кысып бәйләде дә, сөтен корытты. Төннәрен туктаусыз елаган баласын карарга әни кеше тормады. Алтмышны узган Нурия кызының бу кыланышларына карап-карап торды да: «Үз балаң бит, нигә кагасың шул сабыйны?» – дип әйткәләде. Тик Нуриянең җавабы әзер иде: “Кирәк булса, үзең кара!” 
      Ике йорт арасында үрсәләнеп йөргән Әлфидә беркөн, кечкенә Диләрәнең әйберләрен җыйды да, ике айлык баланы үзенә алып кайтып китте. Әнисе һәм бәләкәй баласы барда үзе теләгәнчә яши алмаган Нурия моңа каршы килмәде, киресенчә, эчтән сөенде генә. 
      Дәү әтисе белән дәү әнисеннән башка дөньяда беркемгә дә кирәкмәгән артык бала Диләрә, тиешле тәрбия алып, көн үсәсе урынга сәгать үсеп дигәндәй, тупылдап үсә башлады. Анасының күкрәк сөтен күрмәсә дә, кибеттән алган бәбәй азыгы да кызчыкка килеште. Ике-өч айлык чагында ук дәү әнисе белән күгәрчен кебек гөрләсә, ун айлык чагында ук диярлек тәпи дә атлап китте. Әлфидә йөрәгендә соңга калып уянган барлык аналык мәхәббәтен оныгына бирде. Ә үзен яратканны тоеп үскән кызчык рәхәтләнеп үсә бирде. Үз мәшәкате баштан ашкан Нурия кызын күрсә күрде, күрмәсә юк. 
     Кызы каршында үзен гомер буена никтер гаепле санады Әлфидә. Ничектер, дөрес тәрбияләмәде кебек ул Нурияне. Югыйсә үзеннән башка беркемне дә яратмаган эгоист кыз үсмәс иде кебек. Ә бәлки Әлфидә гаепле дә түгелдер? Ире Рифкать белән дистә елдан артык баласыз гына гомер итеп, өметләре өзелгәч, алар балалар йортыннан сабый алырга карар кылдылар. Ире малай сораса да, Әлфидә үзенә чем-кара күзләрен төбәгән, курчак кебек матур кыз яныннан китә алмады. Балалар йортында анасы калдырган Нурия турында артык күп мәгълүмат юк иде. Кем баласы ул? Кем аның атасы? Кем анасы? Нурияне егерме ике яшьлек ирсез хатын ташлаган булуы гына билгеле. Балага зарыккан ир белән хатын кызны үз балалары сыман итеп кабул иттеләр. Иң тәмлесен аңа каптырдылар. Иң матурын аңа кидерделәр. Озак еллар мәктәптә балалар укыткан Әлфидә бала күрмәгән кеше түгел иде, әлбәттә. Иркәләп тә артык бозмады кебек Нурияне. Әз генә үсә төшкәч тә, төрле түгәрәкләргә йөртеп, кызын бар яктан да үстерергә, белем бирергә тырышты. Өйдә кулыннан килгән эшкә өйрәтергә теләде. Тик Әлфидә күпме генә тырышса да, Нурия булдыклыгы, тырышлыгы белән артык куандырмады. Белем алырга бик омтылып бармады. Яшьтәшләре белән дуслаша, аралаша белмәде. Бәләкәйдән кулыннан көзге төшермәгән матур кыз, үскән саен үзенең гүзәллегенә гашыйк була барды. Ул, чыннан да, курчак кебек карап торырлык матур кыз иде: кара бөдрә чәчләр, озын, сөрмәле, дугалы керфекләр, зур, чем-кара күзләр... Нурия шул көзгедәге чагылышыннан башка дөньяны күрмәде. Үзенең матурлыгын таныганнар белән генә аралашты. Чибәр кыз егетләр игътибарын бик иртә татый башлады. Мәктәпне бетерер-бетермәс балага узып, үзеннән дүрт яшькә зуррак бер егеткә тормышка чыкса да, ул гаилә йөген тартырга әзер түгел иде. Ике елдан ул, баласын ияртеп, ата йортына кайтып керде. Ирсез генә тагын өч бала тапты. Кызларының уйламый кылган һәр адымы, тирән җәрәхәт булып, Әлфидә белән Рифкать йөрәгенә ятты. Бәлки, юньле генә яшәп китәрме, дип, алар соңгы көчләренә Нуриягә йорт салып бирделәр. Тик дөньядан барысын да бушка гына алырга өйрәнгән Нурия үзе теләгәнчә, үзенә ошаганча гына яши бирде. Тапкан балаларын тәрбияләп үстерү урынына, аларның күз алдында ирләрен бер-бер артлы алыштыра торды. 
     Әлфидә кызы турында уйланмады түгел, бик күп уйланды. Кайдан килә ул кызындагы җиңел акыллылык, холкындагы җилбәзәклек? Тормышка мондый җиңел караш кайдан ул? Кайдан ул шундый мин-минлек, өстенлек, тәкәбберлек? Үз-үзеңне артык ярату? Кайдан ул бу үпкәчеллек? Бу фигыль-сыйфатлар да нәсел, тамыр буенча биреләме икәнни? Әлфидә шуны гына аңлады – балалар йортыннан бала алганда лоторея билеты тартып чыгарасың икән. Ни салынган ул баланың канына, акылына – белмисең. Кемнәр катнашкан ул канда – белмисең. Кем булып үсәр – билгесез. Әлфидә ничек кенә тәрбия бирергә тырышып карамасын, Нуриянең ата-анасыннан алган тискәре сыйфатларын җиңә алмады. Үзен ташлаган анасы кебек, балаларына карата ул да битараф булды. Ә Әлфидә белән Рифкатьнең үз әти-әнисе булмавын белгәч, барлык кылган яхшылыкларын онытып, аларга карата бик сүрелде. Инде утызны узган хатын, үзен ташландык санап, дөньяга, кешеләргә үпкәләде. Үзенең бәхетсезлегендә бар кешелекне гаепләде. Ниндидер үзе генә аңлаган сәбәп буенча, Нурия үзен әллә нинди бик матур, бай, мул тормышка лаеклы дип санады. Тик комга корылган амбицияле хыяллары акланмады. Бармак та сукмыйча көтеп кенә утырган бәхет үзе килмәде. Кечкенәдән үзен карап үстергән ата-анасына карата Нурия берни дә тоймады. Киресенчә, ул бер нигезсез аларга да үпкәләде. Әйтерсең, аның чынга ашмас хыяллары җимерелгәнгә дә алар гаепле. 
      Әлфидә, Диләрәне җитәкләп, еш кына Нуриягә барып йөрсә дә, ана кеше кече кызына бик сарылып бармады. Дәү әтисе белән дәү әнисе кызчыкка әтисе белән әнисен алыштырдылар. Ул алардан анасыннан татымаган назны, анасыннан күрмәгән тәрбияне күрде. Кечкенә кызның күңеле анасына тартылса да, алар арасына киртә булып Нуриянең аңлап булмаслык салкынлыгы ятты. Ана белән кыз арасында җылы тойгылар тумады. Әлфидә бар көчен, вакытын кече оныгына багышлады. Нурияне үстергәндә җибәргән хаталарын искә алып, кабатламаска тырышты. Диләрә, башка туганнарына охшамыйча, ничектер, үзенә бер аерым, акыллы бала булып үсте. Мәктәптә яхшы укыды. Дәү әнисе белән дәү әтисен төрле сәләтләре белән куандырды. Мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, югары уку йортына табиблыкка укырга кергәч, Әлфидә белән Рифкатьнең куанычтан башлары күккә тиде. Ата-анасына кирәкмәгән артык бала дәү әтисе белән дәү әнисе өчен артык булмады. Ә үзләреннән көннән-көн читләшә барган Нурия өчен карт белән карчык артык, ахрысы. Бу хәл аларны сөендермәсә дә, аларның карт көннәрендә таянычлары – Диләрәләре бар. Бу дөньяда беркем дә артык түгел... 

Реклама

http://syuyumbike.ru/news/proza/artyk-bala

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X