САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлтимердә яшәүче Мансур абый гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген Юлтимер авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хәсәнов Мансур Хәсән улына 90 яшь тулды.

Мансур абый шушы авылда туып үскән, гомер буе күмәк хуҗалыкта тырыш хезмәт куйган – күп еллар эретеп ябыштыручы, балта остасы булып эшләгән. Тормыш иптәше Фәһимә апа белән өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән.

Мансур абыйны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Мансур абыйга иң изге теләкләрен Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов һәм авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фарлукшина да җиткерделәр.

Мансур абый турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев