САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлтимердә яшәүче Фәхриҗиһан апага 90 яшь тулды

Бүген Юлтимер авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фатыйхова Фәхриҗиһан Фатыйх кызына 90 яшь тулды.

Фәхриҗиһан апа шушы авылда туып үскән, гомер буе күмәк хуҗалыкта тырыш хезмәт куйган, төрле эшләр башкарган. Ялгыз канат калып, бер ул  тәрбияләп үстергән.

Фәхриҗиһан апаны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Фәхриҗиһан апага иң изге теләкләрен Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов һәм авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фарлукшина да җиткерделәр.

Фәхриҗиһан апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев