САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлтимер авылының Яшьләр урамына юл кирәк

Җирлектә башка эшләр дә планлаштырыла.

Дөрес, анда юл бар, әмма таш түшәргә кирәк. Үзара салым акчаларына ел саен җиткәнчә салып киләләр. Шулай да халыкка бүген һәм хәзер кирәк. Җирлектә башка эшләр дә планлаштырыла. Республика программалары нигезендә башкарылганнары да шактый. Авыл мәдәният йортында үткәрелгән капиталь ремонт кына да ни тора. Танымаслык булып үзгәргән бина каланыкыннан бер дә калышмый. Болар һәм башка узган ел башкарылган эшләргә исәп-хисап ясады җирлек башлыгы Илгизәр Габделгазизов бүген үткән авыл җыенында. Аннан тыш “Нөркәй” агрофирмасының эшчәнлеге турында “Уңыш” җитештерү комплексы идарәчесе Рөстәм Разумбетов чыгыш ясады. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин узган елгы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Соңыннан бүләкләүләр, сораулар булды.

 

Реклама

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X