САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлтимер авылы халкының шатлыгын Фәрит Мөхәммәтшин уртаклашты

.

Бүген – 27 август көнне Юлтимер авылында республика программасы буенча төзелгән өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 

Тантанада катнашучыларны иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, бәйрәм белән тәбрикләп, төзелешкә өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан сүз мәртәбәле кунагыбыз Фәрит Хәйрулла улына бирелде. Ул авыл халкын кыскача республикадагы эшләрнең барышы белән таныштырды, республика җитәкчелеген һәм халкын борчыган проблемаларга тукталды.

- Фельдшер-акушерлык пунктыгызга авырып түгел, сәламәтлегегезне ныгытырга гына барырга туры килсен, ул сезгә озак еллар хезмәт итсен! – диде ул, Юлтимер авылы халкын ФАПлы булулары белән тәрикләп.

Авыл халкын шулай ук район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Галимов, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов тәбрикләде, авыл халкы исеменнән республика, район җитәкчелегенә, ФАПны төзүгә өлеш кертүчеләргә гомерен шушы авыл халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган Галия Хәйдәрова рәхмәт белдерде. Ә кызыл тасманы кисү хокукы Фәрит Мөхәммәтшинга, Фәрит Хөснуллинга һәм авыл медицина хезмәткәре Гөлнур Хәкимуллинага бирелде. Соңыннан кунаклар пункт эченә үттеләр.

Тантанада шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев, Рөстәм Мөхәммәдиев, Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, “Татнефть” җәмгыятенең социаль программаларны озату  үзәге җитәкчесе урынбасары Хәмит Салихов һәм башкалар катнаштылар.

Зөлфия Шәрипова язмасы, Альбина Сабирова һәм Зөлфия Шәрипова фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев