САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юллардагы иминлек - комиссия каравында

Бүген республиканың Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Аның эшендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Швецов катнаштылар.
Утырышта ел башыннан юлларда булган вакыйгалар, аларны киметү буенча алып барыла торган эш турында сөйләштеләр, алга бурычлар куйдылар. Соңыннан юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең утырышы булды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Әлфис Мөхәммәтгәрәев алып барды. Ул бәйрәмнәр, кышкы каникуллар чорында балаларны юлда йөртүнең аеруча игътибар үзәгендә булырга тиешлеген ассызыклады, барлык оешмаларның үз бурычларына җитди карауларын сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев