САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Юлда йөрергә уен аша да өйрәнеп була", - диләр Нөркәйдә

Әлмәт шәһәренең “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ГБУ Сарман районы бүлекчәсе начальнигы Ситдикова А.Р. һәм ДПС ОГИБДД инспекторы Сафин Р.Р. катнашында Зур Нөркәй урта мәктәбендә викторина-уен үткәрелде. Уен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы саклау, юл буйларында һәм урамда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен пропогандалауга юнәлдергән иде. 



4 нче сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Юл йөрү кагыйдәләре, юл транспортында үз-үзеңне тоту, светофор сигналлары турында уеннар уйнадылар. Юлда очрый торган хаталарны ачыкладылар. 

Уен ахырында кунаклар командаларга бүләкләрен тапшырдылар. Башлангыч сыйныф укучыларына яктылыкны кире кайтаручы элементлар тараттылар. Очрашу Нөркәй урта мәкәбенең “Яшь инспектор” лар командасына яңа әгъзалар кабул итү белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев