САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Юлда һәрвакыт сак булыгыз!

22-24 нче октябрьдә Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле чаралар үтте.

Беренче көнне мәктәп яны территориясендәге юлда урнаштырылган юл йөрү билгеләре белән таныштылар. Урамда йөрү, урамны аркылы чыгу кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар.

Икенче көнне әлеге темага багышланган сыйныф сәгате үтте. Балаларга презентацияләр күрсәтелде.Укучылар төрле табышмакларга, тест сорауларына актив җавап бирделәр.

Өченче көнне 2,3 сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган “Уткойрык” тамашасын сәхнәләштерделәр.Урман җәнлекләре ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләре ныгытылды. Юлларда сак һәм игътибарлы булырга кирәклеге искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев