САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Юл кырыенда ята» – Хәмдүнә Тимергалиева кайда җирләнгән

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озату мәрәсиме кичә Казан дәүләт филармониясе бинасында узды. Биредә артистны яратучы милләттәшләребез һәм иҗатташ дуслары җыелган иде.

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов Хәмдүнә Тимергалиеваның М7 юлы янында урнашкан яңа «Курган» зиратында җирләнүе хакында хәбәр итте. Артистның Инстаграм челтәрендә урнаштырылган видеолар тамашачылар арасында шау-шу куптарган. Күпләр халык артисты җирләнгән урынның «юл кырыенда» булуына гаҗәпләнеп, Раяз Фасыйховка сораулар яудырганнар.

Раяз исә шушы уңайдан тамашачыларын тынычландырып, әлеге яңа зираттан видеорепортаж тәкъдим итте. Биредә ул Хәмдүнә апаның исән чагында ук шушы урында җирләнергә теләк белдерүен һәм артистка каберенең әлеге зиратта беренче кабер булуын әйтте.

Легендар артистыбызның урыны җәннәттә булсын!

ЧЫГАНАК: http://sahne.ru/news/xeberler/yul-kyryenda-yata-khmdn-timergalieva-kayda-irlngn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев