САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юк җанның әнисез чаклары...

«Бер мизгел, һәм мин... бала булудан туктадым. Әни бакыйлыкка күчү белән минем җиһаным вак кисәкләргә бүлгәләнде дә, тормыш җилләре тузгытып-чәчеп бетерде. Әйтерсең ул бар авырлыклардан саклап яшәгән, җырлардагыча җил-яңгыр тидертмәгән. Хәзер әнисез дөньяда яшәргә өйрәнәм. Максатым бер генә...»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән әнисе хакында сөйләшәбез. Бәйрәмдә аның күңеле тагын сагыш белән тула... иркәләнә-иркәләнә котлар кешесе юк шул инде.  Энергиясе ташып торган ханым ел ярым эчендә менә шулай сулып калсын әле... ә ул көннәрнең һәр минуты истә Диләнең. Ачыктан-ачык сөйләшик. 



Соңгы елларда әнинең сәламәтлеге какшый башлады. Йөрәге... Табиблар кардиостимулятор куярга киңәш итте. Ә әни катгый рәвештә баш тартты. Йөреп торган җирдән пычак астына керәсе килмәде аның. Их, әнә шул чакта кардиостимулятор куйган булсак, бәлки, гомерен дә саклап кала алган булыр идек... Операциядән баш тарткач, табиблар артык тикшереп тормадылар, ә әнинең, чир эзләп, сырхауханә юлын таптый торган гадәте юк иде. Ул, гомумән, сәламәтлегенә артык игътибар бирмәде. Авырыйм, дип, урында ятканын бөтенләй хәтерләмим. Бер-ике көн сырхаулап йөри дә, бераз җиңеләюгә кабат тормыш мәшәкатьләренә чума. Авыру итәккә килеп ябышмыйча, берәү дә мин чирләрмен дип уйлап йөрми бит. Табиблар, мондый йөрәк  белән  яшәп була дигәч, әни дә, без дә тынычландык. Шулай бер-ике ел узып та китте. Алай да аягы авыртып, бер айлап тора алмый ятты әле. Массажлар ясаттык. Ни булды икән, дип аптырасак та, табибларга мөрәҗәгать итмәдек. Нәрсә килешкәндер, әни йөреп китте. Кабат тынычландык. Тормыш булгач, мәшәкатьләр җитәрлек: бала, эш. Үзе дә чәүчәләк булмагач, артык  игътибар да итмәдек бугай. Бик иркә кешене генә хасиятләп тәрбиялисең, саклап торасың. Безнең әни һич тә көйләтеп, назлаnып яшәмәде шул. Кеше үзен ничек куя, башкалар да  аңа карата шундый мөнәсәбәттә була бит. 

Ноябрь айларында мин кызым белән авылга кайттым (Дилә – Мари Илендәге Бәрәңге районы Мазарбаш авылыннан – авт.).  Мунча кергәндә, әнинең күкрәгенә күзем төште. Бер урыны шешебрәк тора. «Нәрсә икәнен дә белмим, күптән түгел генә барлыкка килде, табибка күренергә кирәк дип йөри идем», – диде. Ә мин күрү белән аңладым. Әнигә берни дә сиздермәсәм дә, төнем интернет актарып үтте. Күкрәгендәге бөтен билгеләр иң куркыныч диагнозга туры килә. Аның үлемгә хөкем карары түгеллеген белә идем. Танышларым арасында да бу авыруны җиңүчеләр булды. Әни бер кешегә дә әйтмәскә кушты, хәтта әтигә дә! Тиз арада җыенып Казанга киттек. Клиникага бардык. Мин бала белән машинада  утырып калдым, әни табибка кереп китте. Хәзер торып-торып шуны уйлыйм: ник мин аны ялгызын гына кертеп җибәрдем? Ник баланы берәрсенә калдырмадым? Ул вакытта бөтен җитдилекне аңлап бетерә алмадым микән? Их, кулыннан булса да тотып утырган булыр идем бит. Табиб аңа диагнозын әйткәндә ул бит ялгызы гына иде...  

Кочаклашып елап утырмадык. Өметебез зур иде! Әни инде билгеле бер карарга килеп чыккан: беркая да бармыйм, халык медицинасы белән дәваланам ди. Мин аны больницага йөрергә күндерә башладым. Беләм: уйлаган уеннан кайтмый. Тизрәк Булатка сөйләргә  хәбәр итәргә кирәк дип уйладым. Аннан башка булмый иде. Өченче дәрәҗә куюларын, шешнең лимон зурлыгында булуын, аны кисәргә ярамаганын, кечерәйтерuә кирәклеген, әлегә биопсия алырга да чират булуын бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Ир кеше ир кеше шул инде. Булат шундук чаралар күрергә кереште. Ләкин ул да бик тиз булмады әле.  

Әтигә дә әйттек. Аның өчен бу хәбәр шок хәленә тиң булды. Күрәсең,үз уйларына шулкадәр нык баткан булгандыр, икенче көнне эшкә барганда аны машина бәрдерә. Әтинең бик күп җире сынган иде. Хастаханәдә бер ай ятты ул. Мин – аның янында. Әни аякта булгач, бөтен игътибар әтигә күчте. Ул селкенә дә алмый урын өстендә ята бит. Хастаханәдән безгә алып чыктык. Яңа ел җитте. Бәйрәмне без гадәт буенча авылда туганнар белән каршыладык.  Курантлар сукканда  һәммәбезнең  дә теләге бер генә булды...  

Бәйрәмнәрдән соң, әни Казанга килеп анализлар тапшырып йөри башлады. Бер көнне, эшләрем бар, дип, кисәк кенә Бәрәңгегә кайтып килергә булды. Шунда җибәрмәгән булсам соң! Нинди эш булганын әлегә хәтле белмим. Кайтып җиткәч, әни автобустан төшүгә үк тип-тигез урында егыла. Бу вакытта Булат та районда була. Машинасына утыртып, шундук Казанга алып китә. Әнинең бот сөяге сынган! Өлкәннәр арасында еш күзәтелә ул. Тик әни  карт түгел бит әле – 60 яшь! Сәбәбен соңыннан гына төшендек... 

 Республика клиник хастаханәсендә яттык. Ул вакытта  аның икенче өебезгә әйләнәчәге башыбызга да килми иде. Операция ясадылар,  сөяк ялгансын өчен махсус тимерләр куйдылар. Ул төнне без кулга-кул тотынышып чыктык. Әни – караватта, мин – матрас түшәлгән как идәндә. Кысып тоткан кулымны бер минутка да җибәрмәде...  

Әни өчен газаплы көннәр башланды. Ул яман шеш турындагы диагнозын да шуның кадәр авыр кабул итмәгән иде. Ә монда –  урын өстендә, үз хаҗәтләрен дә үти алмый. Тәрбияле, зыялы әни, мин – кызы юындырганда, караганда, бик кыенсынды, оялды, кимсенде. «Һай, кызым», – дип үрсәләнеп өзгәләнде. Аның бит бөтен теләге кеше кулларына калмау иде.  Гомере буе «Ходай тиз үлем бирсен», – дип теләде. Үзе әтинең әнисе белән әтисен җиде ел хасиятләп карады. Ике атналап яткач, өйгә чыктык. Әти – култык таякларында, әни махсус җайланмада әкрен генә йөриләр. Шешне тикшертеп бетерү һаман сузыла да сузыла. Җитмәсә, минем концертлар: әзерләнергә кирәк. Сәхнәдән дә бөтенләй югалып торырга ярамый. Тамашачы тиз оныта ул. Аңа синең өйдә нәрсә булганы мөһим түгел. Миңа ярдәмгә әнинең сеңлесе Фәридә апа килеп торды. Шундый хәлдә дә әни, Сәфинәне үзебез карарбыз дип, бөтен концертларга җибәрә иде.  

Әнинең аягы шешә башлады. Кабат хастаханә... Табиб,  куйган тимерләрнең файдасы булмавын әйтте. Операция ясап, аларны алдылар. Яралар бераз төзәлгәч, аксаклап онкология үзәгенә киттек. Май ае иде бу. Диагноз куйганнан соң ярты ел вакыт узган. Томография үттек... Бетте! Аяк астында җир убылды! Яшәү тукталды! Бары тик санаулы сәгатьләр, минутлар гына... Әнинең яман шеш тимәгән бер генә исән урыны да юк. Бу инде – үлем карары.  Тик ул вакытта да йөрәк аңлап җиткерергә теләмәде.  Берәр могҗиза булыр да, узар дип уйлый идем. Килешәсе килми бит! Көз көне аягының авыртуы да, тик торганнан сыну сәбәбе дә  метастаза булган. Ул организмны әнә шулай җимерә башлый икән. Операция ясату да аңа мәкерле капшавычларын җәяргә кулай гына булган. Табиб безгә нурланыш курслары һәм бу авыруга каршы торуда нәтиҗәләр күрсәткән дару билгеләде. Чит илгә алып барып дәвалау хакында уйда да булмады. Беренчедән, әни рөхсәт итмәс иде. Алдан ук, акча әрәм итеп йөрмисез, дип кырт кисте. Икенчедән, шеш өченче дәрәҗәдә генә  булса, талпынып та карар идең. Ә монда... дүртенче дәрәҗә! Әнә бит нинди миллионнары була торып Жанна Фриске да үлеп китте.  



Әнинең әз генә булса да гомерен озынайту 100 мең сумлык дарудан тора.  Аны өч атна саен ясап торырга кирәк. Булат белән ел ярым буе бер банкеттан, бер концерттан калмый әнигә даруга эшләдек. Акча эзли башлаганда уйламыйсың. Бурычка да ала идем. Әнигә даруга гына җитсен дә, якты дөньяда бераз булса да яшәсен. Квотага керергә якын килә торган да түгел. Татарстанга ул дару бары тик ун кап кына кайта икән. Табиб безгә Мари Илендә бәхетне сынап карарга киңәш итте. Республика кечкенә, ә дару шундый ук күләмдә кайтарыла. Анда квотага да кердек. Тик чират: көтәргә кирәк. Шул даруны кадагач, әни җиңеләеп китә. Авыру хакында алданрак белгән булсак, ул дару әнине алып та калган булыр иде... 

Ел ярым буе мин гел әни белән булдым. Әти әкренләп эшли башлады. Әнинең бу хәлен ул бик авыр  кичерде.  Миңа калса,  чынбарлыкны кабул итәргә теләмәде дә. Хәтта авыру әнидән киемнәренең кайда ятканын барып сорый иде. Әти бөтен барлыгы белән эшкә чумды. Пенсиягә чыккач та эшләде. Бер ялсыз. Ул шул рәвешле башына төшкән хәсрәттән качарга теләгәндер, күрәсең.  Мөнәсәбәтләре дә киеренкеләнде. Мин ике ут арасында яшәдем. Әтине тынычландырам, әнинең күңелен төшермәскә тырышам. Миңа еларга да ярамый. Сәхнәгә чыгып елмаеп җырларга да кирәк.  Кереп елмаерга кирәк, ә елмая алмыйм. Көчем бетте.  Аптырагач,  психологка  мөрәҗәгать иттем. Аның ярдәме бик тиде ул чакта.  

Эшлисе дә бар иде дидем бит әле. Дөресен генә әйткәндә, иҗатымнан башка, ул сынауларны ничек узган булыр идем икән, үзем белән нәрсә булып беткән булыр иде, белмим. Иҗат  коткаручым булды. Ул гына миңа көч бирде. Концертларга барып, бераз булса да онытылып,  алга таба яшәр өчен уңай эмоцияләр алып кайта идем. Тик ел ярымда без гастрольләрне тулысынча туктаттык. Әни яныннан озакка китә алмыйм. Нәкъ шул чор татар эстрадасының борылыш вакытларына туры килде. Үзгәрде. Бар нәрсә акчага корыла башлады. Акчаң булмаса, сине күрмиләр дә, ишетмиләр дә. Кешегә сынаулар тиккә генә бирелми. Әйтәләр бит, Ходай кеше күтәрә алмаслык авырлык бирми дип... 

Әни белән әле РКБда, әле онкоүзәктә яттык. Метастаза бөтен тәнен сызлатты. Ул эчтә генә түгел, тышка ук бәреп чыкты. Бу инде озак калмаганын аңлата иде. Монысын да башны югары тотып кабул итәргә тырыштык. Әнә шул хәлендә дә гомерен озынайта алган булсак иде дә соң.  Яшәгән, тормышны күргән, ә иң мөһиме: безнең белән бергә булган  булыр иде. Ул бит урын өстендә ятмады. Аягын сындырмаган булса, яшәр  дә иде әле. Язмыш дими, ни дисең. Әни бервакытта да еламады. Аңлаган инде ул... 

...Әни-әти белән балалар мөнәсәбәте проблемасы ул инде  мәңгелек. Аңлашмаулар, яшерен үпкәләүләр һәркайсыбызда да  бар. Бигрәк тә совет чоры әти-әниләре белән укытучы балалары арасында. Алар һәрвакыт эштә, без үзебез генә, игътибар юк.  Ел ярым буе көн саен  әни белән аралашканда, гомер буе җыелган сүзләребезне сөйләшеп туя алмадык. Күңелдә үкенечләр дә, үпкәләр дә калмады.  Аллага шөкер, шуңа сөенәм. Әни бик укымышлы, заманча карашлы иде. Матур, зәвыклы итеп киенергә яратты. Әти бик яратып өйләнгән әнигә. Шуңа да матур хатынына берни жәлләмәде. Авылда яшәсә дә, ул шәһәр кызы булудан туктамады. Гомер буе мәктәптә укытты.  Без кечкенә чакта матур сәнгать буенча  укып кайтты.  Авыл балаларына танылган рәссамнар, архитектура турында сөйләп, аларда югары сәнгатькә мәхәббәт уятты. Ул үзе шул дөньяга гашыйк кеше иде. Классташ егетләр әле һаман: «Флера Рәүфовна булмаса, мин Репинның кем икәнен дә белмәгән булыр идем», – диләр.  Мин әнине белмәгәнмен икән дип уйлый идем кайвакытта. Бала күңеле далада бит ул. Ә минем күңелем, әни якты дөнья белән хушлашканчы, аның янына кайтып җитә алды.  

Кабат аягы шешеп, хастаханәгә кереп яттык. Йошкар-Олада бушлай дару алырга  чират җитте. Тик әни  урын өстенә ятты. Соңгы ун көндә хәле бик авырайды. Бүген, иртәгә дип яшәгән вакытлар. Шул көннәрдә, әни янында утырганда, мине концертта җырларга чакырып шалтыраттылар. Башка шәһәргә ике көнгә китәргә кирәк. Әни ишетеп ята. Мин «юк» дип җавап бирергә өлгергәнче, ул: «Кызым, бар. Бераз җиңеләеп тә кайтырсың. Мин сине көтеп алачакмын», – диде. Ул шунда да минем хәлемне, эшемне өстен күрде. Бала бит! Әни янында сеңлесе калды. Ул концерт миңа бик кирәк иде. Ышанып чыгып киттем: әни әйтте, димәк, көтәчәк. Ике көн буе кулымнан телефон төшмәде. Кайтып керү белән янына килеп: «Әни, мин кайттым», – дидем.  Хәле бик авыр булса да, «Көтеп алам дип әйттем бит», – дип елмаеп  җибәрде. Ул тагын ике көн яшәде. Саташу аралаш...  

Кызым, тәрәз төбендәге гөлең шау чәчәктә утыра иде, коеп бетергән... 

Әни, фикус агачы ич ул. Чәчәк атмый... 

 Чәчәккә күмелгән иде бит... 

 Әнине Йошкар-Олага алып барырга әзерләнәбез.  Яткан килеш алып кайту өчен Булат машина сөйләште.  Ә әнинең бик тә нык авылга кайтасы килә иде. «Анда кайткач савыгам да, хастаханәгә барырбыз», – ди.  

Әни ул көнне иртүк уянды да, авылга кайтыйк ди башлады. «Чәчәкләремне сагындым», – ди. Ә мин сизәм... Кулын тоттым, үзем елыйм: «Хәзер кайтабыз, әни», – дим.  Булатка шалтыраттым. Карарым нык иде: авылга алып кайтабыз! Соңгы сулышын авылда алуын теләдем.  

– Шулай итеп үлеп китәрмен микән инде, кызым? Бу бетү микән инде? Бер дә үләсе килми бит, – дип өзгәләнә әни. 

Хәзер дә искә төшерәм дә, сокланам: яшисе килү теләге шулкадәр көчле булган әнинең. Шул гына яшәткәндер аны. Бераз сөйләштек тә, чәй эчеп алам дип, кухняга чыктым. Ясаган чәемне бер генә йотарга өлгердем: эчемдә ниндидер бер кыл өзелде... әни бүлмәсенә йөгереп кердем. Карасам, әни үлгән. Аның кулын соңгы тапкыр тотканмын икән бит. Менә шул секундта Дилә үзгәрде. Бөтен эмоцияләрне үземнән алып ташладым кебек. Роботка әйләндем. Бер тамчы яшь чыгармадым. Бөтен теләгем: барлык шартларын туры китереп, әнине соңгы юлга озату иде. Шуңа да иң беренче эш итеп абыстайга шалтыраттым. Аннан соң гына Булатка хәбәр иттем. Тәмәкесен тартып бетереп әти килеп керде. Янына йөгереп чыктым. Аңа хәбәр итәргә кирәк иде. Кочаклап алдым да: «Әни юк», – дидем. Әти, йөрәкләрне ярып, үкереп, җан авазы белән кычкырып җибәрде. Стенага башын бәрә-бәрә кычкырды. Аңа, ниһаять, бөтен фаҗига барып җитте...  

Булат белешкән машинада әнине авылга алып кайттык. Мин ике төн йокламаган идем. Бераз ятып алырга куштылар. Күземне йомдым гына кебек, әни уята: «Кызым, тор, гөлләргә су сибәргә кирәк, сулып беткәннәр бит», – ди. Сикереп тордым да, гөлләргә су сибә башладым. Алар чынлап та сусызлыктан интегеп утыралар иде. Бигрәк ярата иде шул гөлләрен. Әнинең шуннан соң төшемә кергәне юк.  

Җирләп, берничә көн узгач кына югалту ачысын тойдым кебек. Еларга ярамый дисәләр дә, туктата алмадым күз яшьләремне. Әнисез калган кеше кисәк кенә олыгая икән. Дөньяда бердәнбер кешегә генә тулысынча ышанып була – әнигә. Бернинди шартларсыз, эчкерсез ярату – бала белән ана арасында гына... Һәм менә ул кеше инде синең тормышыңда юк. Әнине югалту хәсрәте әнә шуның белән фаҗигале. Минем бер үкенечем дә калмадым. Бәлки, ел ярым вакыт миңа шуның өчен бирелгәндер. Әнинең үкенечләре калды. Ник шулай эшләмәдем микән, дип өзгәләнгән вакытлары булды. Тормышта иң авыры шулдыр ул. Сиңа бирелгән вакыт бетте, берни эшли алмыйсың... бары  үкенергә генә кала... 

 Дүрт ел узды... Хәзер әнинең каберенә барам. Беренче елларны бару түгел, зират ягына карый да алмадым. Әни китсә, аның киңәшләреннән башка ничек яшәрмен дип уйлый идем. Бик авыр булса да, яшисең икән. Минем генә түгел, әтинең, абыйның, бөтен туганнарның галәмен тотып торучы бер үзәк иде ул. Барыбызны бер йодрыкка җыеп торды. Әни үлгәч, хәтта кайнанам да биреште кебек. Үзенең хәле авыр булуга карамастан,  аның күңелен күтәрерлек, яшәргә көч бирерлек сүзләр таба иде әни. Әнә шундый көчле рухлы булды ул.  

Аны югалтканнан соң минем җиһаным үзгәрде. Бик авырлык белән сәхнәгә дә кайта алдым, тормышым да җайланды.  Хәзер бөтен нәрсәне әни канәгатьләнерлек итеп эшлим. Еш кына ни әйтер, нишләр иде микән дип уйлыйм. Әйтәләр бит, әниләр киткәч, гамәлләребезне аларга фәрештәләр җиткереп торыр дип. Менә мин әни риза булырдай итеп яшәргә тырышам. Аллага шөкер, минем балам бәхетле дип сөенеп ятсын өчен. 
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/yuk-anny-nisez-chaklary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев