САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮХИДИ бүлекчәсе юл белән дус булырга чакыра.

«Давай дружить, дорога!» исеме астында агитбригадалар бәйгесе бүген 15 ноябрьдә Сарманда да үтте. Анда 5 яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары катнашты. Сарманның «Кояшкай», «Лилия», «Ләйсән», «Сандугач» бакчалары колективлары һәм Петровка завод авылы нәниләре дә конкурста катнашырга теләк белдерделәр. Бәйге «Кояшкай» балалар бакчасында узды. Бәйгенең темасы: «Әти-әниләрнң юлда үзләрен тотышлары -...

«Давай дружить, дорога!» исеме астында агитбригадалар бәйгесе бүген 15 ноябрьдә Сарманда да үтте. Анда 5 яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары катнашты. Сарманның «Кояшкай», «Лилия», «Ләйсән», «Сандугач» бакчалары колективлары һәм Петровка завод авылы нәниләре дә конкурста катнашырга теләк белдерделәр. Бәйге «Кояшкай» балалар бакчасында узды. Бәйгенең темасы: «Әти-әниләрнң юлда үзләрен тотышлары - балалар өчен үрнәк». Балалар тәрбиячеләр ярдәмендә юлда йөргәндә әти-әниләрнең үзләрен тотышлары балалар өчен ничек мөһим икәнен тамашачыга житкерделәр. Төрле ситуацияләрне тасвирлап күрсәттеләр. «Сандугач» бакчасынын отряды барлык залга жыелган кунакларны флешмобта катнашырга чакырды. Жюри карары буенча 1 номерлы «Кояшкай» балалар бакчасынын агитбригада чыгышына тиңнэр булмады. 3 номерлы «Ләйсән» балалар бакчасы 2 урынга лаек дип табылды, ә 3 урынны «Сандугачлар» яулады.

Районда «Жәяүле кичүе» профилактик декадасы бару сәбәпле ЮХИДИ инспекторы балаларга да, зурларга да юллардагы куркынычсызлык турында исләренэ тошерде. Барлык катнашучыларга да яктырткыч элементлар таратылды.

Ситдикова А.Р.

фото һәм материалны ЮХИДИ бүлекчәсе җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев