Югары Чыршылыдан Әлфия Гыйльманованың белмәгән һөнәре юк
Югары Чыршылы авылында яшәүче Әлфия Гыйльманова хакында: "Бигрәк оста куллы. Белмәгән һөнәре юк", - диләр. Балан бәлешен дә ул үзенчә, үзенчәлекле итеп пешерә. Камыр өчен 1 пачка маргарин, 2 аш калагы майонез, 2 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 0,5 стакан су, 1 йомырка, кирәгенчә тоз, он...
Югары Чыршылы авылында яшәүче Әлфия Гыйльманова хакында: "Бигрәк оста куллы. Белмәгән һөнәре юк", - диләр. Балан бәлешен дә ул үзенчә, үзенчәлекле итеп пешерә. Камыр өчен 1 пачка маргарин, 2 аш калагы майонез, 2 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 0,5 стакан су, 1 йомырка, кирәгенчә тоз, он алырга кирәк. Уалып тора торган камыр барлыкка килә. Аннан соң эчлек әзерлибез. Баланны бераз пешереп сөзәбез, бераз манный ярмасы, алма повидлосы кушабыз, бәлешне ясап, уртача утта бер сәгать пешерәбез. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев