САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Әхмәттә Гөлүсә апа Ризатдинованы хөрмәтләделәр

Әхмәт авылы мәдәният йортында бүген Гөлүсә апа Ризатдинованың 75 яшьлек юбилеен билгеләп үттедәр.

Әхмәт авылы мәдәният йортында бүген авыл ветераннар советы рәисе Гөлүсә апа Ризатдинованың 75 яшьлек юбилеен билгеләп үттедәр. Аны олуг юбилее белән Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Гөльяз Насыйбуллина, район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе җитәкчесе Нурсинә Хәйруллина тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатына, Татарстан Республикасы ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасының “Ветеран хәрәкәтендәге казанышлары өчен” Почет билгесенә лаек булды. Гөлүсә апаны район мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыпова, район мәдәният йорты директоры Гөлүсә Галиева, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл ветераннар советлары рәисләре, балалары, оныклары, күршеләре дә котладылар, сихәт тигез гомер теләделәр. Кичәне бик эчтәлекле итеп район мәдәният йорты белгече Гүзәлия Зарипова алып барды, Алина Галиева, Гөлнур Зөлкәрнаева, Камил Дияров башкаруындагы иң матур җырлар кичәгә ямь өстәделәр.
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.

 

Реклама

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X