САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Чыршылылар матур яшиләр

Кичә Югары Чыршылы авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә, агымдагы ел бурычларына багышланган отчет җыелышы узды.

Авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, быел планлаштырылган эшләргә тукталды. “Нөркәй” агрофирмасының “Уңыш” бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Разумбетов агрофирманың узган елгы эшчәнлеге белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Раил Таҗетдинов райондагы криминоген хәлгә тукталды. Янгын күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Радик Госманов узган ел республикада һәм районда булган янгыннар белән бәйле хәлләрне яктыртты. Җыен эшенә йомгакны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев ясады. Ул узган ел районда башкарылган эшләр белән таныштырды. Соңыннан җирлекнең иң уңган хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасы булды. 
Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X